Аксарда каз боткасы белән сыйланалар
Бу көннәрдә авылыбызда каз боткасы белән сыйлану мәҗлесләре дәвам итә.
Элек аны каз үстергән гаиләләр генә үткәрсә, хәзер очрашуга-аралашуга бер сәбәп булсын дип кибет-базардан гына каз-үрдәкне сатып алып та шулай туганнарны, дусларны, күршеләрне чакырып, кич утырулар үтә.
Минем үземнем туган ягымда бу йола юк. Инде 30 ел биредә – Аксарда кода-кодагыйларда, күршеләрдә сыйланып йөрим. Пешерү серләрен дә белешкән идем. Бер литр каз пешкән шулпага бер стакан тары ярмасы исәбеннән салып пешерәсе икән. Казның барлык өлеше дә салып пешерелә, кем кайсы өлешен ярата рәхим ит: башы, бүтәкәсе, тәпие, муены, канаты, кара ите.
Күптән түгел күршебез Альбина Хәйруллинада шундый үрдәк боткасы белән сыйлану мәҗлесендә булдык.
Йортының ял бүлмәсенең түрендә махсус хәрби операциядә һәлак булган газиз улы Айнурның зурайтылган фотосы тора. Янына куелган медаль-орденын якыннан карап таныштык. Илебез герое булган Айнур, мәрхүм әтисе Таһир кебек, кешеләргә ачык йөзле, бик тиз уртак тел таба белүче, ярдәмчел егет булып хәтеребездә сакланыр. Альбина ханым тирәсендә улына бик тә охшаган кечкенә оныгы София бөтерелде, ә мин “фотодагы әти белән үсәчәк” балага карап, үземнем ятим язмышымны искә төшердем.
Тырыш, уңган Альбина ханым мул итеп өстәл әзерләгән иде. Өстәл уртасына куелган ботка, өеп куелган үрдәк итләре белән сыйландык. Шулай күршеләр уен-көлкеле әңгәмәләр белән үзара аралашып, үткән гомерләребез турында эчкерсез гапләшеп, дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял иттек. Коръән сүрәләрен укып, Аллаһыбыздан илебезгә тынычлык, Айнурга оҗмахтан урын сорасак, Альбина ханым белән тормыш иптәше Альберт әфәндегә сабырлык, Айнурның өч кечкенә кызына-оныкларына, килененә, таяныч-терәк, киңәшче, ярдәмче булырлык сәламәтлек теләп дога кылдык.
Гөлнур Әхмәтҗанова. Аксар авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев