Аксарда Җиңүнең 80 еллыгы һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары истәлегенә зәңгәр чыршылар утырттылар
Тарих кабатлана: нәкъ 70 ел элек шушы көндә – 1955 елның 2 октябрендә Аксарда Бөек Җиңүнең 10 еллыгы уңаеннан алмагачлар утырткан булганнар.
Бүген Аксарның яшелчә бакчасында махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының истәлеген мәңгеләштерү максатыннан 40 зәңгәр чыршы утырттылар.
Агач утырту башлангычы белән Татарстанның атказанган агрономы Миннерифкать Шәвәлиев чыккан. Аның әтисе Шәймәрдан абый Аксарның колхоз рәисе булып хезмәт куйган.
“Минзәлә районындагы “Дружба” колхозы рәисе Костин белән әти дус булган. Әти аннан “Хәтер бакчасы” булдыру өчен үсентеләр сораган. Ул вакытта мин комсомол секретаре идем. Мине 29 сентябрьдә әти, агач дип җенләнеп йөрисең, бу эшне беләсең дип, Шәйхразый абый Җиһаншин белән Минзәләгә питомникка җибәрде. 2 октябрьдә алмагачларны утырта башладык. 10 көн эчендә биш гектар мәйданда агачлар утыртылды”, - дип искә алды Миннерифкать абый.
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлар истәлегенә зәңгәр чыршылар утыртыйк дип Миннерифкать абый аксарлыларга мөрәҗәгать итә. Авыл халкы аның башлангычын хуплап күтәреп ала. Утырту өчен чыршы үсентеләрен авылдашлардан җыелган акчага алганнар.
Аксар авылыннан Ватаныбыз иминлеген саклап биш егет махсус хәрби операциядә һәлак булган.
-Без махсус хәрби операция геройлары һәм Бөек Ватан сугышында безгә җиңү яулаган, тылда авыр хезмәт куйган әби-бабаларыбыз турында хәтерне сакларга тиеш. Утыртылган һәр агач - Ватаныбызны сакларга батырларча күтәрелгән һәр кешенең исеме ул. Безнең бурыч - алар турында хәтер мәңгелек булсын өчен барысын да эшләү. Зәңгәр чыршы үсентеләрен Чаллы питомнигыннан сатып алдык. Ике яклап 20шәр агач утыртабыз. Көне дә бүген бик матур. Бу изге эштә катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә, - диде Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.
Агач утыртырга авыл халкы белән бергә мәктәпнең яшьармиячеләре дә килде. Мондый чаралар яшь буында Ватанны яратырга, аны сакларга, хөрмәт итәргә өйрәтә.
“Бу чара безнең тарихыбызга, батырларыбызга булган хөрмәтебезне күрсәтә”, - диде агач утыртырга килгән ир-атлар.
Ә агачлар барлык технологияләрне үтәп утыртылды: чокыры да, иңлеге дә 45 сантиметр итеп казылды, дренаж, ашлама салынды. Укучылар су сибеп чыкты. Чыршыларны утырткач, дымны сакласын һәм чүп үләннәре каплап китмәсен өчен вакланган имән кайрысы салынды. Шулай ук кышын кар басмасын өчен саклагыч каркас куелды.
Шулай итеп, Аксарда батыр авылдашлар истәлегенә зәңгәр чыршылар аллеясы барлдыкка килде. Бу агачлар үсеп китеп, киләчәк буынга матур истәлек булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев