Аксар мәктәбе укытучысы Зөлфия Нуруллина: «Бәхет башы – хезмәт»
Мәктәп еллары һәр кешенең язмышында иң матур, истәлекләргә бай, сөенечле бер чор булып урын аладыр.
Тормыш белән очрашу, белем ачкычына ия булу, зур коллективта тәрбияләнү, үзеңне шушы җәмгыятьнең бер күзәнәге итеп тоя башлау, милли үзаң формалашу – болар һәммәсе мәктәп чоры белән бәйле могҗиза бит. Ә мәктәпне һәм бу мөһим вакыйгаларны Укытучы дигән гаҗәеп затлардан башка берничек тә күзаллап булмый.
Бүгенге язмабыз мөлаем йөзле, кешеләргә игътибарлы, сабыр холыклы, балаларга бөтен күңелен, дәртен, көчен, күңел җылысын биреп эшләүче Аксар мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зөлфия Нуруллина турында.
– Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап кайткач та мин шәһәребезнең 3нче урта мәктәбендә эшли башладым. Үз алдыма мин бу эштә «ас» булырга тиеш, балаларда укырга омтылыш тәрбияләү серләренә төшенәчәкмен, минем укучыларым башкалардан аерылып торачак дигән максат куйдым. Башлангыч сыйныфларны укыту бик ошый иде миңа. Алардан аерылу турында хыялланмадым да, – дип гади генә сөйләп китте ул үзе турында.
Чыннан да, ул куйган максатына иреште, дип әйтә алам. Миңа Зөлфия белән 3нче мәктәптә биш ел бергә эшләргә туры килде. Кыска гына вакыт эчендә аның укучылары белемнәре һәм тәртипләре буенча да башкалардан күпкә өстен булды. Ихластан алар турында кайгырта, уйлана, уңышлары өчен куана, шатлана иде. Кыскасы, тырыш, үз эшен чын күңелдән яратып, вакытын кызганмыйча сәләтле яки теманы авыррак үзләштерүче балалар белән дәресләрдән соң алып калып, өстәмә эшләде. Алдынгылыкка ирешү – укытучы һәм укучының уртак хезмәт нәтиҗәсе дигән фикердә Зөлфия Ирнисовна. Шуңа күрә аның укучылары төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар һәм уңышлы чыгышлар ясадылар.
Яшәү урынын үзгәртү сәбәпле, Зөлфиягә Аксар мәктәбенә күчәргә туры килә. Директор тәкъдиме буенча тарих һәм җәмгыять белеме фәне буенча югары белем алып, шушы фән буенча укытуын дәвам итә.
...Белем өстәү – энә белән кое казу, дигән борынгылар. Чыннан да, сабырлык, максатчанлык, ихтыяр көче булганда гына, ул коеның төбенә төшәргә, аның саф суын табарга була. Коесының суы тирән мул булганнар, гадәттә, аны башкалар белән дә бүлешә. Зөлфия Ирнис кызы 29 ел буе белем «коесын» казып, тапкан байлыгы – белемен балаларга өләшә. Эштән ямь һәм тәм табып яши ул.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, аңа шундый сорау бирдем: “Тәрбия эше – күпкырлы һәм катлаулы процесс, бу өлкәдә эш ничегрәк алып барыла?”
– Тәрбия эше нигезендә бер яктан тәрбияле булган, илен, телен, халкын яратучы, аның гореф-гадәтләрен саклап калырга омтылучы патриот, илебездә базар мөнәсәбәтләре урнашкан заманда олы тормыш юлында үз урынын таба алырлык шәхес тәрбияләү бурычы ята. Шуңа күрә коллективтагы укытучыларның һәрберсе алдына шушы бурыч куелган. Мәктәп, гаилә һәм җәмгыять бергә эшләгәндә генә заман таләпләренә җавап бирерлек, тормыш авырлыкларын җиңә алырлык, үз максатына ирешә алырдай шәхесләр тәрбияләп булачак. Ә менә бу максатка ирешү өчен “Каз өмәсе”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Гаилә бәйрәме”, Сабантуй кебек чараларны даими уздырабыз.

Бүгенге заман ата-анасы таләпне балага түгел, күбрәк укытучыга куя. Ә биредә андый проблема юк икән.
“Алар белән беренче көннән үк уртак тел табабыз. Шуңа күрә бала без биргән белем һәм тәрбиягә уңай җавап бирә. Һәр иртә мин таныш сукмактан мәктәбемә ашыгам. Көн саен шул ук таныш йортлар, таныш урамнар буйлап узам. Авыл халкының, балаларның елмаеп исәнләшүе, хәл белешүе үзгә бер канат куйгандай була, – ди директор урынбасары, ихластан сөенеп.
Бәхет башы – хезмәт. Тулы бәхет өчен янәшәңдә сине аңлый торган, синең омтылыш-хыялларыңны бүлешә торган кешеләр булу кирәк. Бу яктан да бәхетле ул язмабызның герое. Аның янәшәсендә һәрвакыт ярты җаны – яраткан ире Илнур һәм “әнием”, дип өзелеп торучы кызы һәм ике малае. Зөлфия әле 92 яшьлек дәү әнисен дә тәрбияли. Ә моның өчен күпме сабырлык, җан җылысы кирәк.
– Яшь укытучыларга эш башлаганда төрле четерекле сорауларга җавап бирергә, укучыларның күңеленә үтеп керердәй дәресләр үткәрү юлларын эзләргә һәм табарга туры килә. Аларга нинди киңәш бирер идегез?
– Педагогик уңышларга омтылган яшь белгечкә беренче чиратта теләк кирәк. Теләк булса, өйрәнеп була. Авырлыкларга бирешмәскә, зарланмаска, һәрвакыт эзләнүдә булырга, – дип җавап бирде ул.
Бу дөньяда мәңгелеккә кала торган кыйммәтләр күп. Җирдә моңлыдан – җыр, фикерледән – сүз, галимнәрдән – акыл, укытучыдан – илгә-көнгә игелекле бала.
– Сез беләсезме, укытучы кайчан чын мәгънәсендә укытучы булып җитә?
– Үз эшеннән канәгатьләнү хисе кичерә башлагач. “Сез биргән белемнәр миңа тормышта да кирәк булды”, дигән сүзләрне ишетү бәхетенә ирешсәң. Беренче сентябрь көнне мәктәпкә белем алырга килгән укучыларыңны яратып кочаклап алсаң... Шул чагында укытучы чын мәгънәсендә чын укытучы булып җитешә. Шул чагында син – бәхетле!
– Димәк, сез бәхетле?
– Әлбәттә! – дип әңгәмәгә нокта куйды Зәй шәһәре кызы, Аксар авылы килене, Аксар авылы мәктәбе укытучысы Зөлфия Нуруллина.
Фәния Әгъзамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев