Һәр җирдә Яңа елны каршылау мәшәкатьләре, бәйрәмгә әзерлек эшләре бара.
Кибет киштәләрендә чыршы уенчыкларының ниндиләре генә юк. Ә үз кулларың белән әзерләгән бизәкләргә җитми инде. Шуны истә тотып, Аксар мәдәният йортында балалар үзенчәлекле чыршы уенчыклары ясадылар.
Без күреп ияләшкән кечкенә, гади уенчыклар түгел, ә зур шарлар ясады кызлар. Аларны үзләре теләгән төсле тукымалар белән төреп, сәйләннәр, ялтыравыклы энҗе бөртекләре белән бизәделәр. Матур һәм оригиналь бизәкләр ясап, үзләренең иҗади фантазияләрен күрсәттеләр.
“Бәйрәм бизәкләрен ясап кына калмыйча, кызларны чыршы уенчыкларының барлыкка килү тарихы белән дә таныштырдык. Мондый мастер-класс балаларның иҗади сәләтләрен үстерә һәм Яңа ел бәйрәме кәефен дә тудыра,- ди мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Миңнуллина.
фотолар мәдәният йортыннан
Нет комментариев