Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксар мәдәният йортына килүчеләрне әкияти сыннар каршы ала

Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша.

Аксар авылында да Яңа елга әзерлек алдан ук башланды. Мәдәният хезмәткәрләре элекке традицияләргә тугры калып, кардан кышкы шәһәрчек ясаганнар. Ә зур итеп ясалган крокодил сыны әллә каян күренеп тора. Ул ел символы Аждаһага туры китереп, яшел төскә буялган.

Мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары, кунаклар рәхәтләнеп ял итсен, күңел ачсын өчен бар көчләрен куялар. Күңел җылысын салып, шундый матурлыкны булдырганнар. Авыл халкы өчен Яңа ел бәйрәмнәрендә тамашалар оештырылачак.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев