Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксар кызы гүзәллек бәйгеләрендә җиңүләр яулады

Аксар авылыннан Резеда Мозаффарова Түбән Камада узган «Яз гүзәле», «Түбән Кама гүзәле» бәйгеләрендә үзен сынады.

Резеда кечкенәдән җырларга, биергә ярата. Зәйдә «Мирас» вокал-хореография ансамбленә йөреп, сәләтен, кыюлыгын тагын да арттыра. Ак халатлы шәфкать туташы булу хыялы белән Резеда Түбән Кама медицина көллиятенә укырга керә. Сабыр, тыйнак, эчке дөньясы гүзәл булган кызның тормыштагы девизы да:

«Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,

Саф күңелле булып каласы иде».

Резеда «Яз гүзәле» бәйгесендә — «Сәхнә остасы», «Түбән Кама гүзәле» бәйгесендә «Сандугач» номинацияләрендә җиңү яулады. Без аның сайлаган һөнәренә тугры калуын, уңышлар телибез!

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев