Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Аксар кызы Динәгә Казанда фигуралы шуу буенча Россия Гран-приенда чыгыш ясаячак

Гран-придан турыдан-туры трансляцияне “1 канал”да карагыз.

Бу ялларда Казан өлкәннәр арасында фигуралы шуу буенча Россия Гран-прие үтәчәк. Быелгы турнирда Татарстанның ике вәкиле - Динә Хөснетдинова һәм Глеб Лотфуллин катнаша.

8 - 9 ноябрьдә Казанда фигуралы шуу буенча Гран-Приның өченче этабы уза. Ярышлар “1 канал”дан күрсәтеләчәк. 8 ноябрьдә - 15.50 сәгатьтә кыска программа, 9 ноябрьдә 14.40 сәгатьтә ирекле программа каралган. 

Фигуралы шуу буенча Динә Хөснетдинова матур нәтиҗәләргә ирешеп килә. Күптән түгел Магнитогорскида узган фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның беренче этабында Динә бронза медаль яулады.

Без якташыбызга сынатмавын,  уңышлар телибез!

Фото: fsrussia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев