Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксар китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби сәгать узды

Чарада герой-шагыйрь иҗатын сөючеләр катнашты.

Ел саен 15 февральдә татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. 

Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

Китапханәче Зөһрә Бәхтевәлиева шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы белән таныштырды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре сәнгатьле итеп тирән мәгънәле шигырьләрен укыдылар. 

Авылның өлкән яшьтәге апалары да мәктәп елларын искә төшереп, Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. 

Китапханәдә шулай ук бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев