Ак халатлы шәфкать иясе
Укучыбыз яза.
Сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык — шәфкать туташы үз эшен уңышлы башкару өчен мөһим сыйфатлар. Авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү кеше гомере өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен күпме көч, эчке ныклык һәм сабырлык таләп ителә. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия дә
авылдашыбыз Хәсәншина Рәсимә Шаяхмәт кызы. Ул 1940 нчы елда Чаллы районы Биклән авылында туган. Мәктәпне бетереп, белем алып, Сармашбаш авылына килеп менә 45 ел авыл халкына фельдшер- акушер хезмәтен башкарды.
Авылыбызда эшли башлаган елларда бик авыр булган. Сугыштан соңгы авыр еллар, авырулар күп, дарулар җитешмәгән, иң авыры юллар булмавы.
Авыл җирендә врач булып эшләгән кешенең ял көне дә булмаган, төннең теләсә кайсы вакытында килеп капкаңны шакыйлар, тиз генә торып, киенеп чыгып йөгерәсең. Рәсимә апа 45 ел эшләү дәверендә күпме кешегә ярдәм күрсәткән, күпме кешегә икенче гомер бүләк иткән, күпме әниләргә бала тапканда аның җылы -йомшак, сихәтле куллары ярдәм иткән. Шул вакытта килен булып төшкән йортта килен хезмәтен дә башкарган, кайната һәм кайнанага хөрмәт тә күрсәткән, ирен дә караган, ике бала табып шуларны үстергән. Ул вакытларда башка эшләр дә эшләгәннәр. Авыл буенча чисталык өчен җаваплылык, агитатор эше.
Тормыш агым су кебек ага да ага. Шатлык-көенечләре, ыгы-зыгы тормыш мәшәкатьләре белән күпме гомер үтелгән. Бүгенгесе көндә Рәсимә апа акъәби булып өйнең түрендә утыра. Улы белән килене тәрбиясендә яши. Үзе хәзер дә яшьләр өчен остаз. Тормыш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша ул. Авылдашлар аны хөрмәт итәләр, яраталар.
Рәсимә апа сине Әниләр көне белән чын күнелдән котлыйбыз.Үз бурычыңны намус белән үтәүче, хөрмәтле ак халатлы шәфкат иясе син безнең .Сина сәләмәтлек, озын бәхетле картлык телибез. Исән сау булып озак еллар яшәргә язсын сина.
Ак халатын кигәч буй-сынына,
Ак фәрештә төшкән шикелле.
Шәфкать туташының мең шөгылен
Үтәп йөрүләрен сөйкемле булды.-
Авылдашыбыз Рәсимә апа.
Алсу Гыйниятуллина, Сармашбаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев