«АК барс»ка – ак теләкләр
Илебездә генә түгел, үзен дөньякүләм масштабта таныта алган, континенталь хоккей лигасының өч мәртәбә Гагарин кубогын яулаган команда, аның легендар уенчылары хакында сезон барышында җанатарлар арасында төрле бәхәсләр, хәтта “Ак барс”ның озакламый таркалу куркынычы турындагы имеш-мимешләрдән соң туган фикерләрне газета аша тәкъдим итәргә уйладым.
Чыннан да, сезонның башыннан ук команданың матч барышларын игътибар белән күзәткән җанатарлар өчен көтелмәгән борчулы кичерешләр чиратлап арта торды: алканың юнәлешен күзалламау, сакчыларның үз вазифаларын үтәмәве, һөҗүмченең башка уенчылардан аерылуы – болар бары да нәтиҗәдә команданың рәттән дүрт мәртәбә җиңелүенә китерде. Ә бит командалы спорт уеннарында һәр спортчының калганнарга үзенә ышанганнан да ныграк ышануы, тренер куйган барлык биремнәрне төгәл үтәве генә җиңү китерә. Коллектив спорт төрләре үз мөмкинлекләренә генә ышанып алып барыла торган көрәштән, бокстан һәм башка бик күп ярышлардан нык аерыла. Проблемаларны башыннан ук хәл итмәгәндә команданың элгәре уңышлары белән генә макталу озакка бармый, сезон барышында кабатланып торган җиңелүләр фонында алар тоныклана һәм тулысынча сүнәргә дә мөмкин.
Әлбәттә, дан казанган “Ак барс”ның психологик яктан бу хәлгә килүе төп спонсор “Татнефть” АҖ, хоккей уенының безгә аңлашылып бетмәгән төп серләрен белгән махсус тренерлар штабы, физкультура, спорт торышы буенча югары баскычта торучы җитәкчеләрнең үз вакытында игътибарга алмауларына һәм җавабы булмаган бик күп сорауларга бәйле. Спорттагы уңышлары белән илкүләм дәрәҗәдә үзен таныта алган республикабызның хоккей командасының бу сезон башындагы уеннарда сигезенче урынга “тәгәрәве”, әлбәттә, бик күпләребезне тирән борчуга салды, ләкин шунысы мөһим, соңарып булса да дөрес нәтиҗә ясалды.
Узган елның август аенда команданы тулы таркалу стадиясенә кадәр “җиткергән” Дмитрий Квартальновны (гасыр башында ул “Ак барс”та бик уңышлы чыгыш ясаган уенчы) Олег Знарок алыштырды, ә инде 2022 елның соңгы көннәрендә 2019 елны үз теләге белән командадан киткән, аны өч мәртәбә (хәзергә ил күләмендә рекорд) Гагарин кубогы иясе итә алган Зиннәтулла Билалетдиновны яңадан баш тренер итеп билгеләделәр. Берүк инде “күз тимәсен” – аның кул астында командабыз беренче ун матчта катнашып, җидесен җиңү белән тәмамлады һәм таблицаның сигезенче урыныннан (упкыныннан) бишенче баскычка күтәрелә алды. Ә инде соңгы уенда “Ак барс” Чиләбенең “Трактор”ын 6:0 исәбе белән җиңеп, һәрберебезгә “канатлар” куйды. Хәзер командабыз турнир таблицасында икенче урынны били. Ә бит бу кыска гына вакыт арасында бер яңа хоккейчы да чакырылмады, аларның күбесе нәкъ менә Билалетдинов методикасында тәрбия алган уенчылар.
Гамир Таҗетдинов.
"Татар-информ" фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев