Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Әгъләмҗанов: «Ватан сакчысы исеме горур яңгырый»

Ватан сакчысы дигән төшенчә махсус хәрби операция барган бу чорда аеруча калкуланды.

Без бүгенге көндә илебезне саклаучылар белән чын күңелдән горурланабыз. Әлеге мөһим дата уңаеннан район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов белән дә әңгәмәбез нәкъ менә үз-үзләрен аямыйча ил сагына басучылар турында булды.

— Айрат Фоатович, район Ватанны саклаучылар көнен нинди рухта каршылый?

— Әлбәттә, Ватан сакчысы — ул элек-электән горур яңгыраучы төшенчә. Хәрби комиссар буларак, шәхсән көн саен хәрби хезмәткә алыначак егетләр, махсус хәрби операция зонасына китүчеләр белән очрашып, сөйләшеп торам. Ир-егетләребезнең ныклы рухлы булуларына чын күңелдән шатмын. Без көзге чакырылыш чорында илледән артык егетне Россия Кораллы Көчләре сафына озаттык, аларның яхшы хезмәт итәчәкләренә шик юк. Махсус хәрби операциягә контракт нигезендә хезмәт итәргә җибәрү буенча гыйнвар ае планы тулды. Бу исә ир-егетләребезнең Ватан сагына басарга һәрчак әзер булулары турында сөйли. Мәктәпләрдә, төрле балалар, яшьләр учреждениеләрендә даими төстә патриотик тәрбия юнәлешендә эш бара, чаралар үткәрелеп тора. Аларда инде хәрби хезмәттә булганнар бик теләп катнаша. Ә шәхсән үзе ил сагында торганнардан яшьләребезнең хәрби хезмәт турында ишетүе аеруча тәэсирле. Шуңа да без хәрби комиссариат вәкилләре дә мондый чараларда актив катнашабыз. Ватан сакчылары — алар физик яктан да, рухи яктан да көчлеләр.

 Хәзерге вакытта Кораллы Көчләрне ил иминлеген саклаучылар белән тәэмин итү максатында хәрби комиссариатта нинди эшләр бара?

— Хәзер комиссариат хезмәткәрләре гыйнвар уртасыннан алып мартка кадәр яшь гражданнарны беренче мәртәбә хәрби исәпкә бастыру эше белән мәшгуль. Алар — 2007 елда туганнар. Районда мондыйлар 200дән артык егет. Без аларга беренчел медицина күзәтүләре алып бару, физик әзерлекләрен барлау, документларын туплау белән шөгыльләнәбез. Бер үк вакытта хәрби комиссариатта язгы чакырылышка әзерлек эшләре бара. Бу юлы да районнан илледән артык егет армиягә алыначак. Бу чакырылышның төп үзгәреше булып армиягә чакырылу яшенең 18дән 30га кадәр күтәрелүе тора. Агымдагы ел башыннан махсус боерык нигезендә армиягә 18–30 яшьлекләр чакырыла башлый, моңа кадәр ул 27 яшькәчә иде. Шулай ук контракт нигезендә хәрби хезмәткә чакыру эше дә даими бара. Билгеле булганча, контракт төзеп хезмәткә алынучыларга айлык хезмәт хакы нинди вазифада, нинди урында хезмәт итүенә карап, 210 мең сумнан башлана. Бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә бар: алар Россия Оборона министрлыгыннан — 195 мең, ДОСААФ аша түләнә торган 105 мең һәм төбәк, муниципалитеттан бирелә торган 300 мең сумга кадәрге түләүләр.

— Гомумән, хәзерге ир-егетләрнең армиягә карашын ничек бәялисез?

— Һәр чорның хәрби хезмәттән котылып калу турында уйлаучылары булган, хәзер дә алар юк түгел. Шунысы куанычлы, күпчелек армиядә хезмәт итеп кайту яклы, алар хәрби тормышның ир-атны чын ир-егет итүен яхшы аңлыйлар. Шәхсән үзем яшьләр белән аралашудан аларның ныклы рухлы булуларын тоям, яшь буынның сәламәт үзаңлы булуы куандыра. Моңа өстәп әти-әниләрнең, туганнарының да ил сагы турында улларына дөрес юнәлеш бирүләре шаһиты булып торам. Мәсәлән, шундый бер очракны искә алып үтәсе килә. Яшь егет хәрби хезмәткә баруга шикләнеп карый, аның якыннарын да чакырып сөйләшергә карар кылдык. Егетнең әнисе шунда, улым, безне син якламагач, сакламагач — кем сакласын, без бит сине үзебезнең ышанычыбыз дип карыйбыз, дип бик үтемле сүзләр әйтте. Ул шулкадәр күңелгә тиярлек иде, егет берсүзсез армиягә китеп, яхшы хезмәт итеп кайтты. Күрәсез, Ватан сакчыларын әзерләүдә аларның якыннарының үтемле киңәшләре, һәрьяктан булышырга әзер торулары да бик мөһим.

Форсаттан файдаланып, барлык Ватанны саклаучыларны, ветераннарны, хәрбиләргә ярдәм итеп торучыларны чын фидакарь ир-егетләр бәйрәме белән тәбрик итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев