Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Айрат Әгъләмҗанов: «Контракт буенча Зәйдә дә хезмәт итәргә мөмкин”

Зәйлеләр арасында контракт буенча хәрби хезмәт, махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелүче ярдәм турында кызыксынучылар шактый.

Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов контракт буенча хезмәтнең нечкәлекләре турында аңлата.

-Контракт буенча хезмәткә кемнәр языла ала?

-Контракт буенча хезмәткә 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнар чакырыла. Аерым очракларда, командир карары буенча 65 яшькә кадәр булучыларның да хезмәт итү мөмкинлеге бар. Моның өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә, шулай ук документларны Россия дәүләт хезмәтләре бердәм дәүләт порталында “Стать добровольцем или контрактником» электрон сервисы, Россия Саклану министрлыгы сайтында (службапоконтракту.рф) гражданинның шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин.

-Контракт буенча хезмәт итүчегә түләү тәртибе, нинди социаль ташламалар каралган?

-Акча түләү хезмәтне үтү урынына, башкарылган бурыч күләменә, хәрби хезмәт стажына, вазифага, хәрби дәрәҗәгә бәйле. Хәзер контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә түләү күләмен арттырдылар. Хәрби хезмәткәр бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегән очракта, аңа бер тапкыр 195 мең сум бирелә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә айлык акчалата түләү 204 мең сумнан башлана. Моннан тыш, социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган. Әгәр хәрби хезмәткәр контракт буенча хезмәт итүен дәвам итсә, аның тупланма-ипотека системасы аша тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге, 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы, кредит һәм салым каникуллары, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм аларга тиешле льготалар каралган.

-Зәйлеләр контракт буенча кайда хезмәт итә ала?

-Алар Татарстан Республикасында һәм аннан читтә Россия Федерациясендә хезмәт итә алалар һәм хәзер безнең яшьләребез өчен туган шәһәрендә - Зәй районы хәрби комиссариаты каршында инструктор булып хезмәт итү мөмкинлеге бар. Контракт ике елга төзелә. Бу очракта ул Казаннан Зәй районы хәрби комиссариаты каршындагы хезмәткә җибәреләчәк.

Фото "Зәй офыклары" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев