Айрат Әгъләмҗанов: «Контракт буенча хезмәтне дуслары, туганнары янында узарга теләүче Зәй егетләре бар»
Контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Мондый төр хезмәткә сайлау ничек тормышка ашырыла? Кандидатларга карата нинди таләпләр куела? Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов белән әңгәмәбез шул хакта.
— Айрат Фоатович, контракт буенча хезмәткә чакырылучыларга карата төп таләпләр нинди?
— Район хакимияте, башкарма комитет белән берлектә гражданнарны хәрби хезмәткә алу буенча эшне дәвам итәбез. Соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны артты. Әмма барлык теләүчеләр дә контракт буенча хезмәткә алына алмый. Иң төп таләп — сәламәтлек торышы. Контракт буенча хезмәткә 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнар чакырыла. Мондый төр хезмәтне сайларга һәм Ватан сагына басарга теләүчеләр район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук документларны Россия дәүләт хезмәтләре бердәм дәүләт порталында «Стать добровольцем или контрактником» электрон сервисы, Россия Саклану министрлыгы сайтында (службапоконтракту.рф) гражданинның шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин.
— Хәзер хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Армиягә китүче егетләр дә контракт буенча хезмәтне сайлый аламы?
— Әйе, призывниклар да контракт буенча хезмәт итә ала. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, хезмәт итү мөмкинлеге каралган. Безнең районнан да контракт буенча хезмәтне сайлаучы егетләр бар. Чыннан да, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур.
— Контракт буенча хезмәт итүчегә түләү тәртибе, нинди социаль ташламалар каралган?
— Акча түләү хезмәтне үтү урынына, башкарылган бурыч күләменә, хәрби хезмәт стажына, вазифага, хәрби дәрәҗәгә бәйле. Хәрби хезмәткәр бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегән очракта, аңа бер тапкыр 195 мең сум бирелә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә айлык акчалата түләү 204 мең сумнан башлана. Моннан тыш, социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган.
— Контракт буенча хезмәтне дуслары, туганнары янында узарга теләүчеләр юкмы?
— Контракт буенча хезмәтне сайлауда дуслар, туганнар, танышлар үрнәк булып торган очраклар да бар. Зәйдән өч бертуган ир-егет контаркт буенча килешү төзеп, бүген махсус хәрби операция зонасында бер частьтә хезмәт итәләр. Башта ел башында аларның энеләре китте, күптән түгел ике абыйсы да бергә җиңелрәк булыр дип, контракт төзеде. Ялга кайткан хәрбиләр үрнәгендә дә контракт буенча хезмәтне сайлаучылар бар. Дуслар махсус хәрби операция зонасында бер-берсенә терәк булырга теләп, Ватан иминлеге сагына да бергә басалар.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев