Айфон откан Дания Нигъмәтуллина: “Барыбызга да шулай искәрмәс җирдән сөенечле хәбәрләр генә килеп торсын”
Бердәм тавыш бирү көнендә «Гаилә белән сайлыйбыз!» республика бәйгесенең дүртенче смартфонын районыбыздан Бура-Киртә авылыннан Дания Нигъмәтуллина отты.
Дания ханым гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куйган, бүгенге көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше Хамис та - укытучы: ул Бигеш мәктәбендә тарих дәресләре укыта.
Нигъмәтуллиннар сайлауларга иртәнге якта ук барганнар.
“Сайлау комиссиясендә утыручы кызлар ачык йөз белән каршы алдылар. Фотога төшеп, бәйгедә катнашып карагыз әле, дип тәкъдим иттеләр. Кайтып, фотоны социаль челтәргә урнаштырып куйдык та оныгыбыз Раянның туган көненә киттек. Табигать кочагында телефон тотмады. Өйгә кайтсам, телефоным котлаулар белән тулган”, - дип сөйли Дания ханым.
Аның моңа кадәр бүләкләр отканы булмаган.
“Бүләкләр оту гына түгел, барыбызга да шулай искәрмәс җирдән сөенечле хәбәрләр генә килеп торсын”, - ди Дания ханым.
Фото Дания Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев