Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Айдар Тукмачев: “Флотта мине “татарин”, дип кенә йөрттеләр”

Хәрби диңгез флоты көне – ул хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт итүчеләрнең төп бәйрәме.

Сармашбаш авылыннан 4 егете хәрби дингез флотында хезмәт иткән. Алар – Илсур Шакирҗанов, Сирин Сәлахов, Айдар Тукмачев, Әхтәм Шакирҗанов.

Айдар Тукмачев 2012 елда армия сафларына хезмәт итәргә китә. Кронштадтта хезмәт итә ул. Кронштадт – ул утрау, хәрби шәһәр. Башта 4 ай учебкада була. Әлбәттә, диңгезче булып хезмәт итү һәр егетнең хыялыдыр ул. Диңгез һәркемне үзенә тарта.

“Татарлардан үзем генә булдым флотта. Шуңа күрә мине ”татарин”, дип кенә йөрттеләр”, - дип искә ала Айдар.

Физик яктан көчле һәм сәламәт булганнарга армиядә хезмәт итү күпкә җиңел. Айдар – белгечлеге буенча физкультура укытучысы.

“Хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне бәйрәмебез белән котлыйм”, - ди егет.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев