Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Җәяүле” операциясе бара

20-29 мартта республикада, шул исәптән Зәй районында да “Җәяүле” профилактик операциясе үтә.

Ул даими төстә җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренә юл куймау максатын күздә тотып оештырыла.

- Җәяүлеләр катнашында килеп чыгучы аварияләр һәр очракта аяныч тәмамлана, аларда без кешеләрнең имгәнү, үлеме белән очрашырга ихтималбыз. Шуңа да машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрнең үзләреннән кагыйдәләрне төгәл үтәп, тиешле урыннардан гына йөрү сорала. Бу уңайдан без аңлату эшләре алып бару өчен рейдлар үткәрәбез, балалар, ата-аналар арасында сөйләшүләр алып барабыз, - ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Агымдагы ел башыннан гына район юлларында юл һәлакәтләрендә бер җәяүленең үлеме, тагын берсенең яралануы теркәлгән. Ә кагыйдәләрне төгәл үтәмәгән 116 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге саннар уйланырга куша, әйдәгез юлларда саклык чараларына игътибарлы булыйк, безнең исәнлегебез үзебезгә бәйле.

Фото ЮХИДИ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев