Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Агитбригада Зәй игенчеләрен концерт номерлары белән сөендерә

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, бөртекләрне түкми-чәчми басу кырлардан җыеп алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми, көнне төнгә ялгап икмәк язмышын хәл итү өчен көрәшәләр.

Фотолар автоклубтан

Механизаторларны хезмәт батырлыкларына илһамландырыр, аларның кәефләрен күтәрер һәм дәртләндерер өчен район мәдәният йорты артистлары традицион рәвештә концерт программасы белән кырга ук киләләр.

4 августта район мәдәният йорты, автоклуб хезмәткәрләре «Нива» кооперативының Иске Зәй бүлекчәсе басуларында эшләүче игенчеләр янына юл алды. Алар янында кичке аш вакытында «Икмәк булса, җыр да була» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

«Басуда 8 комбайн эшли иде. Әйдәп баручы агроном Тәлгат Хәбибуллин да басуда егетләр янында. Тырыш игенчеләр кичке ашларын ашап, концерт өчен рәхмәт әйтеп, штурвал артына утырып, иген басуына юл алды. Альбина Романова, Людмила Мингалиева, Марс Гуреев башкаруындагы җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Механизаторларның шатлыклы йөзләрен күрү безне канатландыра», — ди агитбригада җитәкчесе Сиринә Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев