Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Агачлар утырту – изге эш

Әйләнә-тирәбезне яшелләндерү, табигатебезнең матурлыгын саклау һәрберебезнең гамәлләренә бәйле.

Бу уңайдан Имәнлебаш авылыннан Әдип Габдерәхимовның изге эшләре нәтиҗәсендә шәһәр-районда үскән агач-куакларны исәпләп бетерерлек тә түгел. Иң мөһиме ул әлеге матур гамәлләргә үз артыннан башкаларны да ияртә. 

Бу көннәрдә аның җитәкчелегендә Имәнлебаш авылының Сабантуй үткәрү урыны 100дән артык корычагач үсентеләре белән әйләндереп алынды. 

“Агачларны һәрдаим утырту мөһим, чөнки алар озак үсә. Шуңа да мөмкин кадәр күбрәк кешеләр, балалар бу эшкә алынса, әйләнә-тирәбез тагын да яшеллеккә күмеләчәк. Киләчәк буыннар аларны безнең әти-әниләр утырткан агачлар дип кадерләп карарлык булсын. Яшеллек бит ул кислород чыганагы да. Димәк, без агачлар утыртып, сулар һавабызны сафландырабыз дигән сүз”, – ди Әдип Габделбәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев