Африка корпусына Татарстан аша җыялар
Татарстанда Россия Федерациясе чикләреннән тыш бурычларны үтәүче Африка корпусы составындагы пилотсыз очу аппаратлары бүлекчәсен һәм медицина хезмәтен тулыландыру өчен кандидатлар җыялар.
Сайлап алу көчәйтелгән таләпләр буенча үткәрелә. Россия гражданлыгы, наркотиклар һәм алкогольгә бәйлелек, ВИЧ/СПИД һәм гепатит авырулары, шулай ук авыр маддәләр буенча хөкем ителүләр булмау мөһим. Кандидатның чит илгә чыгуга рөхсәте һәм сәламәтлеге расланган булырга тиеш. Яшь буенча чикләүләр – 45 яшькә, командирлар өчен – 55 яшькә кадәр.
Медицина хезмәтенә төрле профиль белгечләре таләп ителә - урта медицина персоналыннан алып, офтальмологларны һәм реаниматологларны да кертеп, тар белгечлекләр табибларына кадәр. Контрактны 45 яшьтән өлкән булмаган ир-атлар да, хатын-кызлар да төзергә мөмкин. Өстәмә рәвештә профильле белем, белгечне бер елдан да ким булмаган срокка аккредитацияләү һәм алты айдан башлап Россиядән читкә командировкага әзер булу зарур.
Пилотсыз очу аппаратлары бүлекчәсенә кандидатларны 40 яшькә кадәр кабул итәләр. Аерым очракларда БПЛА белән эшләү тәҗрибәсе булганда яшь чиге 45 яшькә кадәр арттырылырга мөмкин. Компьютерны ышанычлы белү таләп ителә. Пилотсыз очкычларны эксплуатацияләү, электрониканы ремонтлау, композит материаллар белән эшләү һәм 3D-модельләштерү тәҗрибәсе хуплана.
Моннан тыш, Африка корпусына 45 яшькә кадәрге, тиешле белемле хатын-кыз пешекчеләр һәм канцелярия хезмәткәрләре дә алына.
Бер тапкыр түләү күләме – 2,9 миллион сум. Аена 240 меңнән 310 мең сумга кадәр (Россиядән читтә) хезмәт хакы түләнелә. Африка корпусына кандидатлар җентекләп сайлап алына.
Татарстан аша Африка корпусына ничек эләгергә? “Кайнар линия” телефоннарына (+7 962 558 37 81, +7 962 558 27 89) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Адрес: Казан шәһәре, Себер тракты 20
Сайт аша: korpusafrika.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев