Африка чумасы таралуга юл куймау максатында айлык игълан ителде
Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларда африка чумасы чыганаклары барлыкка килүне һәм таралуын кисәтү максатында 15 ноябрьдән 28 декабрьгә кадәр «Кыргый кабан» айлыгы игълан ителде.
Зәй районы ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов ассызыклаганча, бу бик мөһим профилактик чара, аның кысаларында терлекләрне тоту нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә, дуңгызларда африка чумасы ачыкланмаган төбәкләрдән генә азык сатып алырга, аларны да термоэшкәртү башкарып кына кулланырга кирәк. Моннан тыш, дуңгызларны тоту, азыкны саклау һәм әзерләү урыннарына даими рәвештә дезинфекция ясау, шулай ук терлекләрне паразитларга каршы эшкәртү сорала.
Дуңгыз асраучыларга терлекләрне «ябык тип» режимында тотарга, ягъни инфекция иярүгә юл куймау максатында тышка чыгарып, иркендә йөртмәскә киңәш ителә.
Дуңгызлар сатып алганда, барлык диагностик һәм профилактик чараларны уздырып, 30 көнлек карантин үтәргә кирәк. Дуңгызларны рөхсәтсез сәүдә итү урыннарыннан, терлекләрне чыгару урынының имин булуын раслаучы ветеринария документларыннан башка сатып алырга ярамый.
Дуңгызларның африка чумасы белән авыруына шик туганда, хуҗа кеше кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә һәм авыру дуңгызларны изоляцияләргә тиеш.
Айлык кысаларында түбәндәге чараларны үткәрү тәкъдим ителде:
— барлык хуҗалыкларда, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызлар санын исәпкә алу;
— гражданнар белән аңлату әңгәмәләре үткәреп, хуҗалыкларны карап чыгу, африка чумасы турындагы мәгълүмат язылган белешмәлекләр тарату;
— кыргый кабаннарны, алар булган эзләрне, кабан дуңгызлары мәетләрен һәм башка биологик калдыкларны эзләү максатында рейдлар үткәрү;
— үлгән кабаннарның мәетләре табылган очракта, инфекция таралуны булдырмау өчен патологик материал пробаларын алырга кирәк.
Белешмә:
Дуңгызларда африка чумасы — ул үлемгә китерү очрагы зур булган вируслы авыру. Йорт һәм кыргый дуңгызлар, нинди яшьтә булуына һәм нинди токымда булуына карамастан, авырыйлар.
Вирус физик һәм химик йогынтыга чыдам һәм 5 айга кадәр саклана ала. Авыру чыганагы булып авыру хайваннар тора. Вирус зарарланган азык, аска түшәлүче салам, ит, ит продуктлары, шулай ук зарарланган талпаннар аша йогарга мөмкин. Авыруның беренче билгеләре: температура күтәрелү, еш сулау, үпкә ялкынсынуы барлыкка килү. Беренче билгеләрдән соң 1-3 көн эчендә хайваннар үләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев