Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән
Сергей Аркаев Чирмешән районында туып үскән, хәзерге вакытта Зәйдә яши.
18 яшьлек егет зур горурлык хисләре белән 1982 елның 26 мартында Совет Армиясе сафларына китә. Сергейга бик иртәли сугыш утын кичәргә язган булып чыга, 1982-1984 елларда Әфганстанда хәрби интернациональ бурычын үти.
Пехота гаскәрләрендә башта гранатометчы, аннан БТР-70 механик-водителе булып хезмәт итә. Бу хәрби техника белән ике тапкыр минага эләгәләр, бәхеткә, җиңел контузия белән генә котыла. 1984 елның 13 августында демобилизацияләнә.
— Күз алдына китерегез, 18 яшьлек егетләрне мәдәнияте, климаты башка булган дәүләткә җибәрәләр. Дошманнар арасында һәм колоннада ничек тә булса исән калырга тырышырга кирәк, миналар, пулялар сызгырып торганда бу бер әкият кебек. Ул вакытта безнең кебек яшь егетләр Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәделәр. Бүгенге яшь буын шундый сугыш булганын, анда катнашучы геройларыбыз барлыгын белеп үссеннәр, — ди ул.
Сергей Аркаев Зәй районына 1993 елда гаиләсе белән күченеп килгән һәм «Сугышчан бердәмлек» район оешмасына кергән. Бүгенге көндә ул төзелешен оешмасын җитәкли һәм әфган сугышы ветераннары исемнәрен мәңгеләштерүдә үзеннән зур өлеш кертә. Туган ягы — Чирмешән районының Күтемә авылында аның башлангычы белән әфган сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл куелган. Әлеге авылдан 10 егет Әфган җирендә хәрби бурычын үтәгән. Зәй районында Сергей Аркаев
«Сугышчан бердәмлек» оешмасына керүче мөрәҗәгатьләрне хәл итүдә катнаша, махсус хәрби операциядә ктанашучыларга ярдәм итә. Аның улы да чакырылыш буенча хәрби хезмәтен үтәгән һәм илебезнең патриоты булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев