Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән Дагыстан белән Пәнәче егете 43 елдан соң очрашты

Дагыстан егете Әнвәрбәк Арсланов хезмәттәше Альберт Шакиров янына Югары Пәнәчегә кунакка килде.

Алар икесе дә 1980-1982 елларда хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгәннәр. Кундуз шәһәрендә матди ярдәм итү буенча автомобиль батальонында хезмәт иткәннәр.

-Әфганстанда хәрби хезмәт үткән иптәшләрем белән очрашып, аралашып торабыз. Дагыстаннан безнең белән биш егет хезмәт итте. Татарстаннан да шактый идек, - ди Альберт Шакиров.

 Әнвәрбәкнең Татарстанга беренче мәртәбә килүе. 

-Мине бик җылы каршы алып, Татарстан буйлап сәяхәт иттерделәр. Кол Шәриф мәчетендә булып, намаз уку бәхете татыды. Бу минем күптәнге хыялым иде.  Кремль буйлап экскурсиядә йөрдек. Безнең ул вакыттагы тыл буенча командир урынбасары Расыйх Җәләлов хәзер Казанда яши. Ул безне Татарстанның истәлекле урыннары белән таныштырып йөрде, - ди Әнвәрбәк. 

Әнвәрбәк Дагыстанның Буйнакск шәһәрендә яши. Кайчандыр Татарстаннан хезмәттәшләр бирегә кунакка барган булган, тик алар Әнвәрбәк белән очраша алмаган. 

“Бу вакытта мин Петербургта дәваханәдә ята идем”, - ди ул.

Дагыстан кунагы Югары Пәнәче мәдәният йортында да булды. Мәдәният йорты музеенда милли киемнәр, музей экспонатларын кызыксынып карады. Биредә махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүчеләр белән аралашты. Ул Дагыстанда да махсус хәрби операциядәгеләргә нык ярдәм итүләре турында сөйләде. Аның үзенең дә улы махсус хәрби операциядә катнаша. 

Хезмәттәшләр Алмалы авылында Илгизәр Гыймазов каберендә булдылар. Алар Әфганстанда бергә хәрби бурычын үтәгәннәр. Кызганыч, Илгизәр хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. 

Дагыстан кунагы Зәй җиреннән бик күңеле булып китте. 

“Сездә һәр милләт вәкиленең дус һәм тату яшәве сокланырлык. Кешеләре кунакчыл. Табигате матур. Истәлекле урыннары күп. Тарих сакланган. Киләсе елда хезмәттәшләремне Дагыстанда көтеп калам”, - диде Әнвәрбәк Арсланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев