Әфганнан Зәй егетләре хатлары
Зәйнең 1нче мәктәбендә Әфганстанда һәлак булган Зәй егетләренең хатларын укучыларга укыдылар.
14 февральдә Зәйнең 1нче мәктәбендә "Әфган сугышы - тере хәтер” дигән тематик әңгәмә узды.
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң 34 ел вакыт узып киткән. Әфган сугышы 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Зәйдән 211 егет катнаша, аларның 9ына туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булмый.
“Башта чарада катнашучылар “Әфган эзе” дип аталган күргәзмәне карадылар, әфган сугышында һәлак булган солдатларны искә алдылар. Ильяс Хәйров, Николай Филиппов, Марат Кәбиров һәм Владимир Кухаревның хатлары укылды”, - ди музейның кече фәнни хезмәткәре Татьяна Кузнецова.
Әлеге хатлардан өзекләр бирәбез.
Николай Филиппов – Сарсаз-Баграж авылы егете:
“Исәнмесез, минем кадерле әнием, әбием, Иван! Сезгә улыгыз Николайдан кайнар солдат сәламе юллыйм. Хезмәтем ахырына якынлаша, барысы да элекечә әйбәт, зарланырга урын юк. Нәрсә язарга да белмим, ә шулай да сезгә үземнән хәбәр җибәрәсе килә. Авылда нинди яңалыклар бар? Утынны җитәрлек әзерләдегезме? Һава торышлары ничек? Ә монда яз инде. Февраль ахырында кар бетәр дип уйлыйм. Әнием, әбием! Сезне 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Биредә андый бәйрәмнәр гел онытыла, ә сез бәйрәмне ничек уздыруыгыз турында языгыз. Сездән түземсезлек белән хат көтәм”.
Николай Филиппов 1982 елның 2 мартында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Марат Кәбиров:
“17 февраль 1986 ел.
Вакыт тиз уза, тиздән хезмәт итә башлавыма дүрт ай була. Аннан инде күп калмый. Әнием, син минем кайтыр көннәрне, Ринатныкын санаган кебек, календарь буенча санап барасыңдыр.”
Ә ике айдан Марат хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
1987 елның 9 маенда Владимир Кухарев туганнарына кыска гына хат язып сала:
“Исәнмесез әнием, әтием, Сережа. Минем барысы да әйбәт. Июнь башында өйдә булырмын инде, шуңа күрә хат язмагыз. Көтегез, сезнең улыгыз Владимир”.
Ә икенче көнендә заставага һөҗүм ясала, көчләр тигез булмый һәм Владимир һәлак була.
Ильяс Хәйров:
“Минем хезмәтем яхшы бара. Отпускага көннәрне санап барам, бер ай вакыт калды. Биредә бик эссе һава торышы + 50-60 градус, ияләндем инде. Хәзер өйрәнүләргә әзерләнәбез. Хатны ешрак языгыз.”
Ильяс Хәйров 1986 елның 19 июлендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Әлеге батыр егетләребез барысы да Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Фотолар 1нче мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев