Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әфганчылар белән җылы очрашу булды

15 февраль - Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарган көн. Шул уңайдан Югары Мәлем авылы мәктәбендә “Әфганстан – йөрәк ярам” дип исемләнгән чара үтте. Бу чарага катнашы булган барлык ир-егетләр дә чакырулы иде.

Мәктәпкә очрашуга Марат Талипов  һәм Илсур Зарипов килделәр.

Очрашу бик тирән эчтәлекле булды. Әфганчы егетләр укучыларга үзләренең үткән сугыш елларын сөйләгәндә күзләренә яшь тула. Укучыларның сөйләгән шигырь, хикәяләрен тыңлау да күңелләренә авыр булды. Чөнки алар үткән юл, йөрәктәге яра беркайчан онытылмый. 

-Очрашуда шулай ук Керәшен Мәлемендә туып-үскән, безнең мәктәптә белем алган Петр Осиповны да искә алдык. Очрашудан соң әфганчылар музей эшчәнлеге белән таныштылар. Соңыннан укучылар белән истәлекле фотога төштеләр, - ди тәрбия буенча директор урынбасары Гүзәлия Батькова. Шунысы да мөһим Зарипов Илсур абыйның улы хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша.

Фото Югары Мәлем мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев