Аферистларның иң киң кулланыла торган гамәлләре турында
Россиялеләр ярты ел эчендә мошенникларга 9 млрд сум биргән.
Әлеге саннарны Хөкүмәт йортында узган брифингта китергәннәр. Татарстанда ел башыннан 25 мең айти-җинаятьләр теркәлгән, шуларның яртысы дистанцион рәвештә урлашу.
Узган ел исә кибермошенниклар россиялеләрнең 16 млрд сумын урлаган, быелның тугыз аенда ул 9 млрд сумны тәшкил итә.
Татарстан, икътисади үсештәге төбәк буларак, мошенникларны аеруча кызыктыра. Ел башыннан республикада 25 000 айти-җинаять теркәлгән.
«Әлеге саннар бик җитди, нигездә кешеләрне компьютердагы шәхси мәгълүматлары аша кереп, алдыйлар. Ягъни, дәүләт хезмәтләре порталын ватып паспорт мәгълүматларын, СНИЛС, ИНН нарны белешәләр. Мондый җинаятьләр инде республикада 8 мең чамасы. Ә узган ел бу вакытта мондый хокук бозулар бер мең тирәсе иде, күрәсез, кырыгалдарлар «нык эшли», — диде Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы җинаятьләрне ачу идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мусаев.
Мошенникларның төп сценарийлары продуктларга, программаларга төрле ташламалар, өстәмә түләүләр, бонуслар тәкъдим итүдән башлана. Икенче юнәлеш, кешеләрне саклыкка салынган акчалары югалу куркынычы булу белән алдап яисә сезнең исемгә кредит рәсмиләштерәләр, дигән сылтау белән куркытып, счеттагы финансны урлыйлар. Кырыгалдарлар кем сыйфатында гына шалтыратмый, алар банк хезмәткәрләре дә, кәрәзле телефон операторлары да, хокук саклау органнары вәкилләре дә, интернет-кибет сатучылары да һ.б.
Мошенниклар торган саен ешрак ясалма интеллекттан файдалана. Кешеләр турында өйрәнеп, хәтта аларның якыннары тавышын булдырырга да сәләтлеләр. Хәзер тагын бер төр ысулны куллана башладылар. Монысы дроппинг схемасы дип атала. Яшүсмерләр исемнәренә банк карталары рәсмиләштертеп, шул счетларга алдау юлы белән акча күчертәләр һәм аннан карталардан акчаны салдыралар. Монда яшүсмергә паспорт мәгълүмате белән үз исеменә карта рәсмиләштерелтелә, аннан аны шул яшүсмердән азрак акча биреп, кодлары белән бергә сатып алалар.
Әгәр дә инде акча урлашу килеп чыккан икән, кичекмәстән өч эшне эшләргә кирәк: тиз арада картаны ябарга, банкка башкарылган операция белән килешмәү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә, счеттагы выписка белән полициягә килергә.
Мошенниклар башкарган җинаятьләрне ачу җиңел түгел, акчалар күп очракта чит илгә чыгарыла. Хәзер банклар контрольне көчәйттеләр, шикле операцияләр булганда ике көнгә акча күчерү гамәлләре кичектерелә.
Ел башыннан республикада мондый хокук бозулар өчен 1243 кешене җинаять җаваплылыгына тарттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев