Әбиемнең мәрхәмәтле гамәле
...
1945 елның март ае... Авылга әсирлектәге немец солдатларын китерәләр. Алар дәүләткә бәрәңге җыеп тапшыруда эшли. Ул вакытта колхоз бәрәңгесе шәхси хуҗалык базларына салынган була, әсирләрне сак астында, йорттан-йортка күчереп, базлардан бәрәңге чыгарталар. Алар керүгә әбием базны ачып куя. Сакчы ике әсиргә капчыкларга бәрәңге тутырырга куша.
— Нихт, их унтер офицер (юк, мин унтер-офицер), — дип берсе базга төшүдән баш тарта.
Үзенең бәрәңге чүпләргә куллары өшегән. Сакчы иңеннән автоматын салып аңа төзи, шнеллер, дия-дия, базга төртеп төшерә.
Әлеге күренешкә тап булган әбием, әсир немецны кызганып, елый башлый, мичкә таба борылып, күз яшьләрен ят кешеләрдән яшерергә тырыша.
— Минем ирем дә исән булса, шулай ук әсирлектә җәфа чигәдер инде, — дип уфтана-уфтана (бабайның 1941 елдан хәбәре килми), яңа пешергән икмәгенең яртысын кисеп, сакчы күрмәгәндә әсир солдат кулына тоттыра.
«Дошман халыктан» мондый мөнәсәбәт көтмәгән немец солдатының күзләре яшьләнә, тиз генә ипиен куенына яшерә. Күзләре белән рәхмәт әйтеп чыгып китә.
Озак та үтми, Бөек Җиңү җитә. Дүрт ел әсирлектә булган бабам да гаиләсенә әйләнеп кайта. Сәламәтлеге бик нык какшаса да, иң мөһиме — исән. Коточкыч авырлыклар, кыерсытулар кичерсә дә, ул исән кала.
Бәлки, аны әбиемнең мәрхәмәтлелеге үлемнән саклап калгандыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев