Әби-бабай тәрбиясе саллы һөнәргә илткән
Һәр предприятие киләчәге яшь, перспективалы хезмәткәрләргә бәйле.
Бу уңайдан Зәй ГРЭСы профориентация кысаларында мәктәп яшеннән үк яшь буынны җәлеп итү буенча берничә төрле проектны гамәлгә ашыра.
Шулай ук яшь белгечләрне төрле дәрәҗәле һөнәр бәйгеләрендә сынауга да зур игътибар бирелә. Хәбәр иткәнебезчә, күптән түгел Санкт-Петербургта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы узды. Мондый масштаб-лы чарада ГРЭС хезмәткәрләре әле беренче тапкыр гына катнашуларына карамастан, уңышка ирештеләр. Әлеге булган егетләрнең берсе — станциянең технологик процесслар автоматлаштырылган идарә системасы цехы инженер-электронигы Булат Шәйхетдинов. Ул «Сәнәгать автоматикасы» компетенциясе буенча икенче урынны алуга иреште.
Булат Бакытович шәһәрдә туып үскән. Башта 4нче, аннан 2нче мәктәптә укыган. Тугызынчыны тәмамлагач, политехник колледжга электромонтер һөнәрен үзләштерергә укырга кергән.
«Мин кече яшьтән электроникалы уенчыкларны, сәгатьләрне сүтеп җыярга ярата идем. Балачагым әбием белән бабам янында Аксар авылында үтте. Мин аларга бик рәхмәтле, бервакытта да әйберләрне ватасың дип ачуланмадылар. Бүген электроника юнәлеше буенча инженер һөнәрендә эшлим икән, моның өчен иң беренче чиратта миңа аларның бу юнәлешкә киртә куймаулары сәбәпче булды. Без бабай белән хуҗалыктагы техниканы да гел икәү төзәтә идек. Бабам Вәзетдинны „авылның Кулибины“ дисәк тә ялгыш булмас, ул — көндәлек эштә файдалана торган күп төрле техникаларны үз кулы белән ясаган кеше. Мөгаен, аның техникага сәләте миңа да күчкәндер», — ди егет, кадерле кешеләре турында җылы итеп сөйләп.
Ә мәктәптә укыган чорда Булат шәһәрнең балалар иҗат йортында Игорь Феофанов кул астында авиамодельләр әзерләү түгәрәгенә алты ел йөри. Бу да бабасы өйрәткәннәргә өстәмә белем чыганагы була. Политехник колледжны тәмамлагач та егет армиягә алына, биредә дә ул хәрби элемтә системасында электрон элемтә чараларын көйләү юнәлеше буенча хезмәт итә. Ә ГРЭСка эшкә килгәч, автоматика системасын электр белән тәэмин итүдән хезмәт юлын башлый, читтән торып Казан дәүләт энергетика университетына укырга керә. Аннан өч ел дежур электрослесарь булып эшли, хәзер инде менә җиде ел ул инженер-электроник вазифасын башкара. Ул станциянең техник процесслар белән идарә итү автоматик системаларын көйләү, эксплуатацияләү, программалаштыру белән шөгыльләнә. Кече яшьтән табигате буенча программалаштыру белән кызыксынган, техникага хирыс егет хезмәтен бөтен күңелен биреп башкара.
— Булат Шәйхетдинов — яшь булуына карамастан, цехыбызда хезмәтенә бик җаваплы караучы хезмәткәрләрнең берсе. Аның белем дәрәҗәсе дә, инде тәҗрибә туплау сәбәпле эш рәтен белүе дә югары дәрәҗәдә. «Профессионаллар» чемпионатына да без аны нәкъ менә өметле, эрудицияле яшь кеше буларак тәкъдим иттек һәм ялгышмадык — ул безнең ышанычны аклады, көмеш медаль яулады, — ди технологик процессларның автоматлаштырылган идарә системасы цехы башлыгы урынбасары Василий Коробов.
Булат тормыш иптәше Кристина белән бер кыз тәрбиялиләр. Алар спорт чараларында да актив катнаша. Кечкенә кызы Арина белән балалар бакчасындагы биремнәр өчен төрле электрон уенчыклар, сувенирлар ясарга яраталар.
Кыскасы, Булат Шәйхетдинов — туган шәһәрендә стратегик объект булган ГРЭСның мактаулы хезмәткәре. Халык мәкалендәгечә, ул «үз иленең солтаны».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев