Ә сез 2 гыйнварның Зәй өчен нинди истәлекле дата булуын беләсезме?
Моннан нәкъ 57 ел элек «Зәйнең ак алтыны» беренче партиясе алынган.
2 гыйнварда, беренче мәртәбә Зәй шикәре эшләп чыгарылган. Бу турыда заводның беренче директоры П. А. Дадачко матбугат чараларында искә ала: «Төзүчеләрнең, хезмәт коллективының уңышы зур җиңү белән билгеләнде. 1967 елның 2 гыйнваренда иртәнге сәгать 9да инженер Н. И. Аргунов җитәкчелегендәге смена беренче 200 центнер шикәрне эшләп чыгарды».
Заводның җитештерү куәте бер тәүлеккә 15 мең тонна шикәр кайнатуга исәпләнгән була, бу күләмдәге продукцияне шикәр кайнатучылар икенче елның 6 нчы октябренә алуга ирешә. Бу көнне 15 мең 747 центнер шикәр чөгендере алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев