55 елдан соӊ очрашу
Мәктәп безне көтә
Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбендә 1968 елгы чыгарылышныӊ очрашуы үтте. Ул елны өч параллель сыйныфтан 80 гә якын кыз һәм егет аттестат алган. Бу — Бигеш, Карман, Кәрәкәс, ике Олыҗы, өч Пәнәче, Туӊылҗа балалары.
Мәктәпне тәмамлаганнан соӊ 55 ел узгач очрашкан кешеләрне беләсезме сез? Мин үзем мондый гаҗәеп хәлне беренче тапкыр күрдем. Шаккаттым, сокландым, хәтта бераз көнләштем дә. Миӊа июль аеныӊ беренче шимбәсендә Бигеш урта мәктәбен 1968 елда тәмамлаган укучыларныӊ очрашуында катнашырга насыйп булды. Аларга хәзер 72-73 яшь. Кызыксынуым бик көчле иде: гомер буе укытучыларын ихлас яраткан һәм хөрмәтли белгән, сыйныфташларын онытмаган нинди кешеләр икән соӊ бу?
Очрашу көндезге сәгать 4 кә билгеләнгән иде. Без Чаллыдан Бигеш балалар йорты директоры булып эшләгән Ирек ага Уразаевны, химия укытучысы Зинаида Ивановнаны алып, иртәрәк килеп җиттек. Чалт аяз матур көн. Мәктәп каршына килеп туктауга, безне җиӊел-җитез ике ир-егет каршы алды. Фазыл Морзаханов белән Петр Никитин икән. Икесе дә балалар йортында үскәннәр. Ирек абыйны кулларына күтәреп диярлек алдылар, кочаклашып күрештеләр. Алдан белмәсәм, атасы белән уллары очрашты дияр идем. Шау чәчәккә күмелгән мәктәп ишегалдына узабыз. Тукайча әйтсәк, гаскәр кеби чыршылар арасыннан ап-ак мәктәп күренә. 63 ел элек төзелгән димәссеӊ, бина бик күркәм, төзек, димәк, хуҗалары карап-барлап торганнар. 2018 елдан Бигеш урта мәктәбен Илдар Зыятдинов җитәкли. Аныӊ үз әнисе Миӊниса Мөхәммәтдинова да шушы чыгарылыш укучысы икән, гомере буе укытучы булып эшләгән. Әнә директор һәр кунакны үзе каршы ала.
Бер-бер артлы сыйныфташлар җыела. Алар турында җиде дистәне тутырган өлкәннәр дип әйтергә тел дә бармый. Төз басып, елмаеп-көлеп киләләр. Китә хәл-әхвәл сорашу, шаян сүз, мәктәп елларын искә төшерү. Күӊелләр күтәрелә, тормыш мәшәкатьләре онытылып тора, йөзләрдән елмаю китми. 55 елны сыпырып алдылармыни — алар шук малайларга, көләч кызларга әйләнделәр дә куйдылар. Менә ни өчен кирәк ул кешегә мондый җылы очрашулар!
Бу «балаларныӊ» иӊ яшь укытучыларына хәзер 80 яшь, иӊ өлкәненә 98 яшь икән. Сез аларныӊ «апа-абыйларын» ничек каршы алганнарын күрсәгез — әти-әниләрен кочаклыйлар диярсеӊ - никадәр ярату, хөрмәт, сагыну. Менә кая икән бу сыйныфныӊ хәзергәчә дус һәм бердәм булуыныӊ сере: алар яхшы мөгаллимнәрдән яхшы тәрбия һәм төпле белем алган. Кичә башлануга иӊ беренче итеп бакыйлыкка күчкән укытучыларны искә алдылар. Оештыручы Сафиулла Мәүләветдинов үзләрен укыткан 44 укытучыныӊ исемлеген төзегән. Бу бик зур эш бит. Ул аларныӊ барысын да санап чыкты, һәрберсе хакында җылы сүз тапты. Бигешлеләр 1892 елда ачылган мәдрәсәнеӊ беренче укытучысы Вәли хәлфәдән алып, совет чорына кадәр эшләгән мөгаллимнәрнеӊ, 1918-1920 елларда совет мәктәбенә нигез салучыларныӊ, совет чоры укытучыларыныӊ барысын да беләләр. Аларныӊ исемнәре «Бигешем — яшел бишегем, мәктәбем — яшьлегем тугае» исемле китапка кертелгән (автор-төзүчесе Ф. Хуҗин).
Безнеӊ укытучылар һәм тәрбиячеләр
Бәхеткә каршы, бу көнгә әлеге чыгарылышныӊ уннан артык укытучысы, тәрбиячесе исән-сау: Бутакова Роза Степановна, Вәлиева Фәгыйлә Әхмәтхаҗи кызы, Гомәров Фаиз Гомәр улы, Ибраһимов Рәхмәтулла Ибраһим улы, Насыйбуллин Рәүф Гатуф улы, Нәбиуллина Гасимә Ибраһим кызы, Сафина Гөлҗиһан Сафа кызы, Солтанова (Морозова) Зинаида Ивановна, Уразаев Ирек Таһир улы, Ханнанова Назирә Габдулла кызы, Хәйдәрова Халидә Мөхәммәтхан кызы, Әюпова Сәкинә Хөснулла кызы.
Очрашуга ветеран-укытучыларныӊ барысын да чакырганнар. Әмма кайберләре, авырып торганга күрә килә алмыйча, сәлам әйтеп җибәргәннәр. Ә килгәннәрен — алар бишәү иде — шәкертләре кочаклап-үбеп, ихлас шатланып-сокланып каршы алды. Сокланмый мөмкин дә түгел: укытучылары әле төп-төз, пөхтә-матур киенгән, күзләре күрә, хәтерләре яхшы. Иӊ гаҗәпләндергәне — укучыларыныӊ исемнәрен онытмаганнар.
Очрашуга килгән укытучыларныӊ иӊ өлкәне Фәгыйлә Әхмәтхаҗи кызы Вәлиевага 22 июньдә 93 яшь тулган. Ул Бигеш урта мәктәбендә 25 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан, аннан соӊ М. Вахитов исемендәге 2 нче мәктәптә эшләгән. Хәзер Яр Чаллы шәһәрендә кызлары белән
яши. Фәгыйлә апа элеккечә бер үк вакытта кырыс һәм ягымлы, гадел һәм гади. Сөйләме төзек һәм матур:
«Иӊ элек мине укытучы итеп кабул иткән Бигеш халкына, ата-аналарга, укучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Бигеш миӊа икенче туган җирем төсле. Тормышымныӊ иӊ яхшы чоры биредә үтте: балалар үстердек, рәхәт һәм матур яшәдек. Шатлыгым да, юанычым да Бигеш мәктәбе коллективы булды. Аныӊ турында күӊелемдә үтә җылы хисләр саклана. Монда минем өчен һәр кеше туганым кебек якын. Рәхмәтем бик зур сезгә».
Фәгыйлә апаныӊ казанышы — бу сыйныфныӊ һәр укучысы татар телен камил белә, балалары, оныклары да татарча сөйләшә икән. Күренекле археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗинныӊ Фәгыйлә апаныӊ укучысы икәнлеге саф әдәби сөйләменнән күренеп тора.
Ф. Ш. Хуҗин: «Уӊышларыбызныӊ, дуслыкныӊ сере — бары тик укытучыларда. Безнеӊ укытучылар менә дигән булды. Хәзер андыйлар сирәк. Алар безгә тирән белем бирделәр һәм иӊ мөһиме — тәрбияләделәр. Махсус лекцияләр укып түгел, без аларныӊ үзләренә карап, аларныӊ гамәлләрен кабатларга тырышып үстек, яшәдек. Мин Фәгыйлә ападан матур итеп язарга, сөйләргә, сүзнеӊ тәмен тоярга, шигъриятне аӊларга өйрәндем. Телне яхшы белмәсәм, археология буенча фәнни хезмәтләр, китаплар яза алмаган булыр идем. Ә тарихка мәхәббәтне миндә Мөнәздәһә апа Кәримова уятты. Ул тарихтан минем беренче остазым булды. Үземнеӊ тарихчы галим булып танылуымда аныӊ роле искиткеч зур».
Ирек Таһир улы Уразаевка 27 апрельдә 92 яшь тулган. Елларга бирешми: чем-кара дулкын чәчле, төз гәүдәле, элеккечә костюм-галстуктан. Ул 1963-1977 елларда Бигеш балалар йорты директоры, урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли, Россия Федерациясенеӊ халык мәгарифе отличнигы һәм атказанган укытучысы. Уразаевны 1963 елда яӊа ачыла торган Бигеш балалар йортына эшкә билгелиләр. Татарстанда бердәнбер татар балалар йорты була ул. Беренче елны ук 150 бала кабул итәләр. Ата-анасын югалтып, төрле төбәкләрдән җыелган хәсрәтле балаларны юатырга, ашатырга, киендерергә, бердәм тәртиптә тотарга, укытырга күпме акыл һәм көч кирәк булган. Ирек Таһир улы эшләгән чорда балалар йортында 498 бала тәрбияләнгән. Алар арасыннан берсе дә кыек юлга басмаган, диләр.
И. Т. Уразаев: «Минем үземнеӊ укытучыларым, әти-әниемнән башлап, бөтенесенә һәйкәл куярлык кешеләр иде. Минзәлә педучилищесын тәмамлаган укытучылар бөтен нәрсәне — тәрбияне дә, мәгънәне дә белә. Һәм шундый итеп аӊлаталар — сине йөрәгеӊә үтеп керә. Колагыӊны тырпайтып тыӊлап утырасыӊ. Беренче тормыш мәктәбем — Минзәлә педагогия училищесы, икенчесе — армия булды. Шул вакытта ук безгә электрон техника, радиотехника укыттылар, шаккатырлык бит бу. Дөнья күреп-танып кайттык. Егет кеше хәрби хезмәт узсын ул. Укытучы, иӊ беренче чиратта, тәрбияле, саф күӊелле, эчкерсез, белемле, кешелекле булырга тиеш. Шул вакытта аны яраталар һәм ихлас күӊелдән тыӊлыйлар. Бала тәрбияләү өчен үзеӊ тәрбияле булырга кирәк. Бигеш мәктәбе укытучыларыныӊ көче бердәмлектә. Коллективта үзара низаглар булса, тәрбия аксый. Үз эшен һәм балаларны яратмаган кеше укытучы булып эшләргә тиеш түгел. Андыйлар „брак“ ясыйлар, шуӊа күрә башка эш сайласыннар».
Балалар йорты инде күптән ябылса да, аныӊ укучылары Бигеш мәктәбенә туган йортларына кайткан сыман, форсат чыккан саен кайталар. Чөнки биредә алар турында, һич арттырусыз, ата-аналарча кайгыртканнар. Нәтиҗәсе — бу укучыларныӊ зур тормыш юлында ирешкән уӊышлары, яулаган үрләре. Фазыл Морзаханов армиядә яхшы физик әзерлеге, аттестаттагы яхшы билгеләре белән командирларын шаккаттыра. Беренче көнне үк плацка чыккач турникта «солнце», «склепка» ясап күрсәтә. Икенче көнне рота командиры үзенә чакырып аӊа югары хәрби училещега укырга барырга тәкъдим итә. Авыл баласы бит, егетнеӊ иптәшләреннән аерылып китәсе килми. Армиядән соӊ Чаллыда автобус йөртүче булып эшли, йорт төзи, балалар үстерә.
Ф. Морзаханов: «Әни тракторга тапталып үлгәч, безне энем Фәрит белән детдомга җибәрделәр. Бүгенгедәй исемдә, президентлар йөри бит әле кызыл паластан, монда да шулай. Бөтен җир чип-чиста, ап-ак. Авылда бертуган апабыз калган иде. Без кайтып сөйләгәч, ул да балалар йортына килде. Өчебез дә монда кеше булдык. Хезмәткә, музыкага, биюгә, спортка өйрәттеләр, тынлы оркестрда уйнарга өйрәндек. Ир кешегә тормышта нәрсә кирәк — бөтенесен детдом өйрәтте. ЗИЛ машинасында эшләгәндә ак күлмәк белән кара чалбардан эшкә йөри идем. Син эшкә киләсеӊме, әллә отпусктамы, ди миӊа механик. Ә бер идән юучы апа миннән, апаем, киемнәреӊне кем юа синеӊ, гел чип-чиста йөрисеӊ, дип сорады. Үзем юам, тулай торакта яшим бит, дим. Болай бит кайбер хатын-кыз да булдыра алмый, кайда өйрәндеӊ, ди. Бигеш детдомында, дидем. Баянны, биюне, спортны сорыйлар — Бигеш детдомында өйрәндем дим. Без монда 1961 елда килдек, шул елдан алып Ирек абый безгә көндезге аштан соӊ зур йодрык хәтле антоновка алмасы ашатты. Ул вакытта авыл баласы алманыӊ нәрсә икәнен дә белмәгәндер әле. Ирек абый аны ГАЗ-53 кузовына төяп Минзәлә районыннан алып кайта иде. Үзе утырткан алмагачлар булган ул. Безне балалар йортында беркем кыерсытмады, кимсетмәде. Анда эләккән кеше оҗмахта яшәде. Укытучыларга, тәрбиячеләргә, сезгә, Ирек абый, баш иям, зур рәхмәт әйтәм».
Ханнанова Назирә Габдулла кызы 1963-2003 елларда математика, информатика һәм физика укыта. Быел 10 ноябрьдә 85 яше тула. Әмма аӊа бу яшьне һич бирмисеӊ. Мәктәпне яраткан укытучыныӊ күӊеле гел яшь кала икән — Бигешнеӊ ветеран-укытучылары белән аралашканда мин шул фикергә килдем. Назирә апа очрашуларга бик яратып йөри:
«Бигеш мәктәбенә 5 сыйныфка укырга килгән идем. Шуннан бирле аерылмадым. Мәктәптән соӊ лаборант булдым. Физика укытучысы Җаббар абый Вәлиевнеӊ киӊәше белән Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга кердем, физика укытучысы булдым. Гомерем буе рәхмәтле мин аӊа. Үземнеӊ укытучыларым белән бергә эшләп, алардан үрнәк алдым. Эшемне бик яраттым. Бу сыйныф минем өчен аеруча якын, чөнки беренче физика дәресен шушы укучыларга бирдем. Барысын да хәтерлим. Көчле класс иде. Алар бик матур очрашулар уздыралар. Безне хөрмәтләгәннәре өчен барысына да зур рәхмәт».
Нәбиуллина Гасимә Ибраһим кызына 3 июльдә 83 яшь тулган. Мин аӊа да бу яшьне бирмәс идем: көләч, хәрәкәтчән, ягымлы ханым. Бигеш балалар йортында тәрбияче, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, профсоюз башлыгы булып эшләгән, урта мәктәптә укыткан. Гасимә апа очрашуга килгән һәрбер укучысын битеннән сөеп чыкты, бик нык сагына икән. «Балалар йортында эшләгән елларым — тормышымныӊ иӊ бәхетле чоры. Изге эшләр башкардык, ихластан яшәдек. Безнеӊ балалар укуда да, үзешчән сәнгатьтә, хезмәттә дә алдынгы булдылар. Урта мәктәптә дә, балалар йортында да уку-укыту һәм тәрбия эше бик яхшы куелган иде»-, дип искә алды ул. «Мин остазларым-хезмәттәшләрем Нира, Рәзимә, Фәгыйлә апалардан үрнәк алып яшәдем, эшләдем. Үзем дә шушы мәктәптә укыдым. Укытучылар коллективы тәртип буенча да, белем бирү буенча да бик көчле иде. Ул елларны сагынып сөйләрлек. 500 дән артык укучы, өчәр параллель сыйныф. 43 әр бала укыган класслар булды. Журналга исемлек сыймый иде.
Бу сыйныф малайлары электән актив булдылар. Бик хәрәкәтчән, булдыклылар иде. Тормышта да шундый булып калганнар. Рәхмәт аларга. Балалар йортында яшәүче иптәшләрен какмадылар, дус яшәделәр. Авыл халкы да ятим балаларга карата бик әйбәт булды. Яраталар иде үзләрен, өйләрен сагынып моӊаймасыннар дип, мунчага, кунакка чакыралар иде. Авыл апалары оекбашлар бәйләп кидерәләр иде».
Солтанова Зинаида Ивановна очрашуга килгән ветеран-укытучыларныӊ иӊ яше — 15 майда 80 яшен билгеләп үткән. Бигештә 1965-66 елларда химия фәнен укыта. Югары белемле яшь белгеч бирегә үз теләге белән килә: «Ул вакытта мәктәп директоры Нәгыйм Закирович Кәримов. Бигеш мәктәбендә көчле педагоглар эшләвен бөтен республика белә. Хыялым — балаларга химиядән төпле белем бирү. Завучлар Җаббар Сөбхан улы Вәлиев, Фаиз Гомәр улы Гомәров, укытучылар Николай Яковлевич Брицов, Нира Әхмәт кызы Хөсәенова, балалар йорты директоры Ирек Таһир улы Уразаев һәм аныӊ коллегалары-тәрбиячеләр белән кулга-кул тотынып эшкә керештем. Тик бер елдан миӊа Бигештән китәргә туры килде. Әмма шул кыска гына чор минем күӊелемдә уелып калды. Укытучылар, ата-аналар бер сүздә булдык. Балалар да бик тәртипле, белемгә омтылучан иде».
Укучылар
1968 елда Бигеш урта мәктәбен тәмамлаган укучыларныӊ һәркайсы Бигеш мәктәбе, үзләренеӊ остазлары турында җылы хатирәләр саклап яши.
Азат Гыйльманов: «Үз гомеремдә Бигештәге кебек укытучыларны күрмәдем. Балаларым укыды, хәзер оныкларым Казанда укый. Иӊ әйбәт укытучылар монда гына. Флера апа, Фәгыйлә апаларныӊ дәресләрен хәзер дә сагынам».
Рәсим Хисмәтуллин: «Минем рус теленнән грамота яхшы иде. Армиядә рус егетләре кызларга язган хатларын миннән төзәттерәләр иде, хата китмәсен, кызлар көлмәсен, дип. Укытучыларымныӊ барысына да рәхмәтле мин».
Илшат Зәйнуллин: «Без класста да, балалар йортындагылар белән дә тату булдык. Шул дуслык бу көнгә кадәр дәвам итә. Укытучыларыбыз безне яхшы тәрбияләгән».
Камәрия Һадиуллина: «Укытучыларымныӊ барысын да яраттым. Һәр очрашуны көтеп алам. Оештыручы егетләребезгә зур рәхмәт».
Петр Никитин: «5 ел саен очрашып торабыз. Шуӊа күрә бер-беребезне онытмыйбыз. Күмәк без. Ин яраткан фәнем — физика, иӊ яраткан укытучым — Брицов Николай Яковлевич. Ул да мине яратты. Электр темасын бик яхшы үзләштергән идем, хәзергә кадәр тормышта кирәк. Рәхмәт укытучыма».
Флүрә Гәрәева: «Узган очрашуга кайта алмаган идем. Бусына сагынып-очып кайттым. Сыйныфташларым да, укытучыларым да миӊа карата бик яхшы булдылар».
Кадрия Хөснетдинова: «Кырык елдан артык табиб булып эшләдем. Тирән белем биргән укытучыларым алдында баш иям. Гади авыл кызы медицина институтына укырга керә алган икән — бу аларныӊ хезмәт җимеше. Мәктәбем, сыйныфташларым белән горурланам. Без укыган еллар алтын чор булган».
Фәргать Хәмитов: «Бигеш укытучылары бөтен укучыны тигез күреп, аермыйча-яклашмыйча укыттылар. Безнеӊ сыйныфныӊ дуслыгы шуннан килә дип саныйм. Алар гадел булганга күрә без дә бер-беребезгә үпкә-ачу тотмадык. Бигешнекеме, Пәнәченекеме, балалар йортыннанмы — барыбыз да тигез идек. Бу көнгә кадәр үзара аралашып яшибез. Укытучыларныӊ берсе турында да начар сүз әйтерлек түгел. Мин Ирек абыйныӊ тарих дәресләрен аеруча яраттым. Тарихны төнлә уятсалар да сөйләп бирә алам. Армиядән дә укытучыма хатлар язып тордым. Бу көнгә кадәр даими хәлен белешәм. Ирек абый минем өчен тормышта өлге булды. Спорттагы казанышларым өчен мин Әюпов Марс Сәгыйть улына рәхмәтле. Ул безне спортныӊ бөтен төрләренә дә өйрәтте. Аӊа кадәр мәктәптә спорт үсешенә Сәлимҗанов Рәис Рәхимҗан улы зур өлеш керткән. Ил күләмендә танылган спортчы якташларыбыз аны үзләренеӊ остазы дип саныйлар. Безнеӊ Бигеш мәктәбе командасы чаӊгы ярышларында, йөгерештә гел беренче булды. Шул ярышларда катнашып мин спорт разрядлары алдым. Шуӊа күрә армиядә минем хәрби-спорт комплексыннан (ВСК) 1 нче разряд иде, взводта спорт секторын җитәкләдем. Армиядән соӊ татарча көрәшкә кереп киттем. Татарстан чемпионы, Яр Чаллы беренчелегендә ике тапкыр абсолют батыр, күп тапкырлар Сабантуйлар батыры булдым. Безнеӊ җиӊүләргә нигез Бигеш мәктәбендә салынды».
Хәниф Шәрәфиев: «Мин химиядән мәктәптә дә, институтта да гел бишкә генә укыдым. Гомерем буе химия өлкәсендә эшләдем. Истә әле, институттагы укытучым аудиториядән чыгып киткәндә мине үз урынына укытырга калдыра иде. Химиягә мәхәббәт миӊа Зинаида Ивановнадан күчте. Ул безне бер ел гына укытты, әмма мине химиягә „бәйләп“ куйды. Рәхмәт аӊа. Без укыганда безнеӊ мәктәп бик көчле иде. Фән олимпиадаларында, спорт буенча да бигешлеләрне беркем уза алмады. Укытучылар әйбәт булмаса, бәлки без бу очрашуга килмәс тә идек. Безнеӊ сыйныфтан галим дә, экономист та, укытучы да, табиб та, инженер да, зоотехник та, яхшы эшчеләр дә чыкты. Байгузина (Хөснетдинова) Кадриябез мәктәпне медаль белән тәмамлады. Хуҗин Фаязыбыз -Татарстанныӊ атказанган фән эшлеклесе, Иван Комаров — Татарстанныӊ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Гомәрова (Гыйльфанова) Саҗидә Татарстанныӊ атказанган икътисадчысы исемен алды. Беребез дә тормышта сынатмадык».
Чыннан да, академик Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбенеӊ тарихы мактанырлык та, горурланырлык та. Бу уку йортыннан 31 медалист, 7 галим (аларныӊ бишесе фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкән!), 5 полковник, дистәләгән зур җитәкче чыккан, 4 кеше спорт буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, 11 кеше Татарстанныӊ атказанган хезмәткәре исемен йөртә, фидакарь хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге орден-медаль кавалерларыныӊ саны берничә дистәдән артык. Бу исемлекне тагын бик күп күренекле кешеләр белән дәвам итеп була.
Яӊа буын да сынатмый. Бигеш мәктәбенеӊ быелгы чыгарылышыннан 4 укучы да төп дәүләт имтиханнарын уӊышлы тапшырганнар. Хәзер биредә 32 бала укый. Уку йорты урта мәктәп статусын саклап кала алган. Зәй районында хәзер алар дүртәү генә.
1968 елгы чыгарылышныӊ очрашу кичәсенә килгәндә, ул биш сәгатькә якын дәвам итте. Әмма алар вакытны сизмәделәр дә. Укытучыларына барлык әйтәсе килгән рәхмәт сүзләрен, якты теләкләрен әйттеләр. Мәктәп еллары истәлекләре белән уртаклаштылар: 150 кешелек хор, тынлы оркестр уйнаган туш, кырчылык бригадасы, җиләк-җимеш бакчасы, чаӊгы юллары, концерт-спектакльләр — тагын күп кенә хатирәләр яӊартылды. Сыйныфташларын бөртекләп барлап, эзләп тапкан һәм очрашуны югары дәрәҗәдә әзерләгән Сафиулла Мәүләветдиновка, аӊа бу эштә ярдәм иткән башка оештыручы егетләргә рәхмәт белдереп «5+5» куйдылар. Бик рәхәтләнеп сыйныфташлары — биюче Ибраһим Кашаповныӊ чыгышын карадылар, үзләре дә кушылып биеделәр. Мәктәп поварлары Фәния Фәрхуллина һәм Лилия Гайфетдинова искиткеч тәмле ризыклар белән кунак өстәле әзерләгән иде. Гамьле әӊгәмә чәй артында дәвам итте. Укучылары «апа-абыйларына» тәмле-тәмле күчтәнәчләр җыелмасы бүләк иттеләр. Һәм үзләренә 75 яшь тулуны укытучылары белән бергә-бергә җыелып билгеләп үтәргә сүз куештылар.
Римма Солтанова, Татарстанныӊ атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев