Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

50 елдан соң очрашу

Җәй көне классташлар очрашулары уздыру матур гадәткә кергән. Федоровка авылы мәктәбен 1974 нче елда тәмамлаучылар да иң күңелле елларын искә алырга булганнар.

Алар Зәйдә очрашып, мәктәпне тәмамлауларына ярты гасыр үтүне билгеләделәр. Өстәл артында утырып күңелләрен бушатып, рәхәтләнеп аралаштылар. Чараны активистлары Венера ханым Галиева (кыз фамилиясе Вәлиуллина)оештыра.

Ике сыйныфта барлыгы 50 якын бала укыган. Алар — Югары Мәлем, керәшен Мәлеме, Кәдек, Сармашбаш, Федоровка, Ирнә, Апач авылларыннан. Башлангыч сыйныфларны үз авылларында укып, югары классларда Федоровка авылында белем алган алар.

-Мәктәп-интернатта торып та, йөреп тә укыдык. Кайвакыт кыш көннәрендә өйне сагынып урман аша чаңгы белән кайтып та китә идек. Иии әниләр орыша иде инде безне. Ул вакытта бит бүреләр дә очрарга мөмкин булган,- дип искә алды сыйныфташлар.

Язмыш күбесен уку йортларын тәмамлагач, армия сафларыннан кайткач төрле якларга ташлаган. Бәхеткә, бик еракларга түгел, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт районында яшәүчеләре бик күп. Барысы да туган якларына еш кайтып йөриләр. Араларында табиб, полиция хезмәткәре, укытучы, китапханәче, хисапчы, эретеп ябыштыручы, заводта эшләп лаеклы ялга чыгучылар, бүген дә хезмәт юлын дәвам итүчеләре бар. Бергәләшеп алар тәнәфесләрдә шаяртуларын, мотоциклга утырып таулардан чабуларын, хәтта әбиләрдән көнбагыш урлаган чакларын да искә алдылар. Хәзер исә алар тормыш тәҗрибәсен туплаган абый-апалар, әби-бабайлар, кайберләре хәтта оныкларының оныкларын да сөя инде.

Күбесен язмышын сынаган — тормыш иптәшләрен, газиз балаларын да югалтучылар бар. Кәдектән Гөлнур ханымның улы Илсур - махсус хәрби операция катнашып, ике аяксыз калган. Әни кеше хәзер улының протезлар көтеп ятуын әйтте. Сыйныфташлары Гөлнур ханымга батыр ул үстергән өчен рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Кызганыч, мәктәпне бетереп 50 соң очрашу бәхете һәркемгә дә елмаймый. 14 сыйныфташлары инде бакыйлыкка күчкән. Очрашуда аларны да искә алдылар. Ахырдан күптән күрешмәгән бик тә якын кешеләр бер-берсенең телефоннарын алып, ешрак очрашырга сүз куештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев