50 ел бергә: Иске Зәйдә яшәүче Васильевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте
50 ел бик тиз үтеп китте, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калды, ди ирле-хатынлы Васильевлар.
Николай Панфилович белән Елена Ивановна Васильевлар - Иске Зәйдә яшәүче тату, үрнәк гаилә. Ярты гасыр элек чәчләрен-чәчкә бәйләп, барлык сынауларны җиңеп, тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып баралар. Аларның тату яшәү сере гади: үзара хөрмәт һәм еллар узу белән ныгый гына барган чиксез мәхәббәт.
Юбилярларны «Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева һәм китапханәче Ольга Сергеева, китапханәнең яшь активистлары өйләренә барып котлады.
-Васильевларның бергә уздырган илле ел гомерләрендә барысы да булган: шатлыгы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә… Болар барысы да узган, онытылган, ә менә бер-берләренә булган хөрмәтләре һәм мәхәббәтләре калган, ул әле дә аларның йөрәгендә. Алар - бистәбездә үрнәк гаилә, - ди ТИҮ рәисе Олеся Пукаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев