Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

45 ел фельдшер

Сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык шәфкать туташының үз эшен уңышлы башкаруы өчен мөһим сыйфатлар булып тора.

Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия авылдашыбыз Рәсимә Шәяхмәт кызы Хәсәншина.

Ул 1940 елда Чаллы районы Биклән авылында туган. Мәктәпне бетереп, һөнәри белем алып, Сармашбаш авылына килеп 45 ел авыл халкына фельдшер-акушер хезмәтен күрсәтте ул. Авылыбызда эшли башлаган елларда аңа шактый кыенлыкларны җиңәргә туры килә. «Сугыштан соңгы авыр еллар, авырулар күп, дарулар җитми, иң авыры үзәккә барырга юллар булмавы иде», — дип искә ала Рәсимә апа.

Авыл җирендә медицина хезмәткәре булып эшләгән кешенең ял көне дә юк, төннең теләсә кайсы вакытында килеп капканы шакыйлар, тиз генә торып, киенеп чыгып йөгерәсең. Рәсимә апа 45 ел эшләү дәверендә күпме кешегә ярдәм күрсәткән, күпме кешегә икенче гомер бүләк иткән, күпме әниләргә бала тапканда аның җылы, йомшак, сихәтле куллары ярдәм иткән. Шул ук вакытта килен булып төшкән йортта килен хезмәтен дә башкарган, каената һәм каенанага хөрмәт күрсәткән, ире белән ике бала үстергәннәр. Ул вакытларда башка эшләр дә эшләгәннәр. Авыл буенча чисталык өчен җаваплылык, агитаторлык эше дә Рәсимә апа кебек тырышларга йөкләнгән.

Тормыш агым су кебек ага да ага. Шатлык-көенечләре, ыгы-зыгы тормыш мәшәкатьләре белән күпме гомер үтелгән... Бүгенгесе көндә Рәсимә апа ак әби булып өйнең түрендә утыра. Улы белән килене тәрбиясендә яши. Үзе хәзер дә яшьләр өчен остаз. Тормыш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша ул. Авылдашлар аны хөрмәт итәләр, яраталар.

Ак халатын кигәч буй-сынына
Ак фәрештә төшкән шикелле.
Шәфкать туташының мең шөгылен
Үтәп йөрүләрен сөйкемле.

Алсу Гыйниятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев