330 маскировка челтәре - уртак җиңүгә зур өлеш: Гүлкин волонтерларына рәхмәт белдерделәр
Гүлкин авылы волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Бу көннәрдә алар 330 маскировка челтәре үрделәр һәм аларның һәркайсы — безнең яклаучыларның иминлегенә реаль өлеш кертү.
Шушы көннәрдә игелекле йөрәкле хатын-кызларның фидакарь хезмәте лаеклы билгеләп үтелде. “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова активистларга мотоукчылар полкы командирының Рәхмәт хатларын тапшырды, шулай ук «Зәй сезнең белән» волонтерлар хәрәкәте исеменнән рәхмәт белдерде.
Гүлкиндә “Зәй сезнең белән” маскировка үрүчеләр төркеменә 2025 елның 13 февралендә кушылып, эш башлаганнар. Хәзер төркемдә ун кеше — һәм күп булмасалар да, аларның хезмәтенең әһәмияте бәһасез. Алгы сызыктагы сугышчылар һәр үрелгән ятьмәне югары бәялиләр: ул бит кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Волонтерлар ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйлар һәм уртак эшкә үзләренең мөһим өлешләрен кертеп, эшләүләрен дәвам итәләр.
Фотолар җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев