Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

30 ел бергә бәхетле

Бүген – 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Без туганнан алып әни һәм әти, әбиләр һәм бабайлар, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр янәшәсендә яшибез. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнәбез.

Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Алар тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучы пар канатлы, бер-берсен кайгыртып яшәүче гаиләләр. Эркин белән Валентина Пулатовлар – шундый үрнәк гаиләләрнең берсе.

Валентина Петровна белән Эркин Мураталиевичның уртак тормыш коруларына быел 30 ел булды. 

Пулатовлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Эркин белән Валентинаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.

- 30 ел бик тиз үтеп китте, ә хәтердә бары тик бәхетле, якты мизгелләр генә саклана, - ди алар.

Күптән түгел ЗАГС бүлегендә Пулатовларны энҗе туйлары белән котладылар. Тантанага аларның балалары, якыннары җыелды. Күркәм пар 30 ел элек Мендельсонның туй маршына вальс әйләнделәр, якыннарыннан котлаулар кабул иттеләр.

Әлеге гаиләдә өч бала – кызлары Нелля, Элла, уллары Тимур үскән.  

Бәхетле юбилярлар гармонияле тормышның серен белән бик теләп бүлештеләр: иң мөһиме − бер-береңне хөрмәт итү һәм аңлау, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев