Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

28 зәйле Волгоград өлкәсенә эзләнү экспедициясенә китте

23 апрельдә «Гвардия» эзтабарлары отряды әгъзалары «Хәтер вахтасы-2023» экспедициясенә киттеләр.

Эзтабарларны экспедициягә Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан тантаналы төстә озатып калдылар. «Гвардия» эзтабарлар отрядында катнашучыларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина мөрәҗәгать итеп, игелекле эштә катнашулары, патриот булганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Гвардия” эзтабарлары Волгоград өлкәсенең Городищенск районы янында казу эшләрендә катнашалар. Бу урында 1942 – 1943 елларда Сталинград өчен каты сугышлар барган. Сталинград сугышында 1 млн 143 мең совет солдаты һәлак булган. Алар арасында 23 мең татарстанлы да бар. Зәй эзтабарлары сугышчыларның җәсәдләрен эзләү һәм күмү, аларның исемнәрен һәм туганнарын табу буенча эш алып баралар. "Хәтер вахтасы" Җиңү көне алдыннан тәмамланачак. Зәйгә кайткач эзтабарлар үз экспедицияләренең нәтиҗәләре турында җентекләбрәк сөйләячәк.

Экспедиция “Тарихка кагыл, хәтерне сакла!” проекты кысаларында уза.

Фотолар “Гвардия” отрядыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев