Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Йолдызлык» лагеренда тантаналы төстә икенче смена ачылды

28 июньдә «Йолдызлык» балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда икенче сменаны тантаналы төстә ачтылар. Бу сменада лагерьда 117 бала ял итәчәк.

Агымдагы ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр, ә Зәй муниципаль районында Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы шигаре астында үтә. Шуңа бәйле рәвештә лагерьда үткәрелүче чаралар «Яңа офыкларны яулаучылар» концепциясе кысаларында әлеге өч теманы үз эченә ала. Концепция балаларны патриотик рухта тәрбияләү, кече Ватан тарихы турында белемнәрне ныгыту, Россия Федерациясе субьектларының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен өйрәнүне күздә тота.

Икенче сменаны ачуга багышланган тантаналы линейкада район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район Советы каршындагы мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура, спорт һәм милли сәясәт буенча даими комиссия рәисе, Россиянең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Эдуард Галеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин катнашты.

— «Йолдызлык» лагеренда балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Балаларның ялын оештырганда аларның куркынычсызлыгына, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә. Лагерьда тәрбияләнүчеләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп буш вакытларын да үткәрә алачаклар, — диде чыгышында район башлыгы.

Җәйнең икенче ае әле башлана гына, алда балаларны тагын бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә! Балаларга күңелле җәйге яллар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев