2026 елның кышкы каникуллары соңгы 12 елда иң озыны санала
2026 елда Яңа ел бәйрәмнәре Татарстан халкы һәм барлык россиялеләр өчен рекордлы булачак. Ул 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Мәктәп каникуллары өчен дә шундый ук график булачак. Эшкә һәм укуга бары тик дүшәмбе, 12 гыйнварда гына чыгарга туры киләчәк.
Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб билгеләп үткәнчә, соңгы 12 елда бәйрәм ялы 10-11 көннән артмаган, әмма ял көннәренең уңышлы ярашуы киләсе елда өстәмә ял көне бүләк итәчәк.
Бәйрәм алды атнасы да кыска булачак: дүшәмбе һәм сишәмбе генә тулы эш көннәре булачак, ә инде чәршәмбе, 31 декабрьдә, озын каникуллар башлана.
Чыганак: НТР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев