Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

2026 елда Татарстан балалар бакчаларында туклануга 621 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

Татарстанда 2026 елда балалар бакчаларында сыйфатлы туклануны тәэмин итү өчен 621,9 миллион сумнан артык акча юнәлдерергә планлаштыралар, дип хәбәр итте ТР Дәүләт сатып алулар комитеты матбугат хезмәте.

Финанслау ун муниципаль районның балалар бакчаларын үз эченә ала: Арча, Әтнә, Балтач, Лаеш, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Питрәч һәм Теләче районы.

ТР Дәүләт сатып алулар комитеты мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен туклануны оештыру хезмәтләрен күрсәтүгә ачык электрон конкурслар игълан итте.

Ике сатып алу буенча балаларның тулы һәм баланслы рационы өчен кирәкле 180гә якын продукт төрен сатып алырга планлаштырыла. Исемлектә икмәк һәм макарон, ярма, яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит һәм балык, сөт продуктлары, йомырка, чикләвек, соклар һәм башка продуктлар бар.

Бер балага туклану бәясе аның яшенә һәм балалар бакчасында булу вакытына бәйле булачак. 2 айдан 3 яшькә кадәрге балалар өчен көненә 7-12 сәгать булганда – тәүлегенә 140,91 сум. 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен шул ук режимда – 177,47 сум, ә 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен тәүлек буе булганда – тәүлегенә 219,09 сум.

ТР Дәүләт сатып алулар комитеты җитәкчесе Марат Зыятдинов балалар бакчаларында туклануны оештыру – мөһим социаль бурыч, ул сатып алуларның барлык этапларында да катгый контроль таләп итә, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, ачык процедуралар һәм продукция сыйфатына югары таләпләр балаларның сәламәтлеге өчен куркынычсызлыкны һәм файданы тәэмин итәргә ярдәм итә.

Туклануны оештыру хезмәтләрен 2026 ел ахырына кадәр күрсәтергә планлаштыралар.

Чыганак: https://trt-tv.ru/2025/11/19/v-tatarstane-na-pitanie-v-detskih-sadah-v-2026-godu-vydelyat-svyshe-621-mln-rublej/ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев