2025 елның төп вакыйгалары
2025 ел илебездә, республикабызда вакыйгаларга бай булды. “Зәй офыклары” редакциясе район-шәһәребез тормышындагы истәлекле вакыйгаларны барлады. Шулар арасыннан мөһим вакыйгаларга тукталыйк.
2025 ел районда Хәтер һәм дан елы шигаре астында узды. Бүген районыбыз-ның иң яхшы уллары махсус хәрби операция зонасында куелган бурычларын намус белән батырларча үтиләр. Хәрби зонадагы якташларыбызга, госпитальләргә, фронт яны зоналарында яшәүчеләргә 712 тонна беренчел кирәкле товар, шул исәптән 45 берәмлек автотранспорт, 417 электрогенератор, җылылык җайланмалары, азык-төлек, гигиена һәм тернәкләндерү чаралары һәм башка бик күп кирәкле әйберләр озатылды.
Агымдагы елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек. Без Ватаныбызны саклаган, нацизмны җиңгән һәм безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән каһарманнар алдында баш иябез.
Татарстан Республикасы Рәисе программасы кысаларында Якты Күл, Чыбыклы һәм Александр Бистәсе авылларында 10 километр озынлыкта яңа асфальт юл салынды.
Зәйдә Россия Герое Сергей Чебневка ул белем алган 2нче мәктәптә истәлек билгесе куелды.
Шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә төрле буын чик сакчыларына яңа һәйкәл ачылды.
14 сентябрьдә Татарстан Рәисе һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар районда оешкан төстә узды.
Эшләүче яшьләрнең X ачык республика «Безнең заман» фестивалендә Зәй районы командасы гомуми команда исәбендә беренчелекне яулап, барлыгы биш номинациядә җиңүче һәм призер булды.
Июнь аенда Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Зәй муниципаль районында сәнәгать-
җитештерү тибындагы махсус икътисади зона булдыру турында Россия Хөкүмәтенең 949нчы карарын имзалады.
Радик Сәлахов елның барлык титуллы ярышларында абсолют җиңүче булды. Радик Сәлаховка «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданы» исеме бирелде.
Бердәм дәүләт имтиханнарында Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары Азалия Сираҗиева (химия буенча) һәм Алсу Әхмәтҗанова (әдәбият буенча) 100 балл җыйдылар.
«Язгы чәчү батыры» дигән мактаулы исемгә Илгиз Биккинин лаек булды, “Уңыш батыры” дип Андрей Митрофанов танылды.
”Зәй офыклары” газетасы Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” бәйгесендә җиңү яулады. Һәм быел район матбугатында хезмәт куючылар өчен юбилей елы – Зәй матбугатына 90 ел тулды.
“Яшьлек” боз сарае якташыбыз, легендар Олимпия чемпионы Евгений Давыдов хөрмәтенә “Давыдов-Арена” дип аталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев