Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

2025 елда “Зәй офыклары” төркемендә бүгенге көн геройлары турында иң күп укылган язмалар

Без ел дәвамында Вконтактеда “Зәй офыклары” төркемендә укучыларыбызны район-шәһәрдәге яңалыклар, үрнәк гаиләләр, игелекле гамәлләр, махсус хәрби операция зонасына ярдәм, кызыклы шәхесләр, матур җырлар белән видеолар һәм башкалар белән таныштырып бардык.

2025 елда Вконтактеда “Зәй офыклары” төркемендә бүгенге көн геройлары, үрнәк гаиләләр, хезмәт алдынгылары турында иң күп укылган язмаларны билгеләдек.

1.Яшәүгә көч биргән мәхәббәт
Махсус хәрби операция вакытында Айдар Сайфетдинов ике аягын да югалта, бик күп операцияләр кичерергә туры килә. Шушы авыр вакытларда аңа яныннан бер генә сәгатькә дә китмәгән тормыш иптәше Мария яшәү көче бирә.

2.Тырышлыкны балаларга биргән алар
Районыбызның Югары Шепкә авылында яшәүче күркәм гаилә Әхмәтҗановлар яңа гына гаилә коручы яшь парларга үрнәк булып тора.
Алар үз туган җирләрендә бәхетләрен табып, уртак гаилә учагын тергезгән, үз эшләрен ачып, үрнәк балалар үстереп яшиләр. 

3. Булсын дип, тырышып эшли ул
Районның Аксар авылында туган, шушы төбәккә хезмәт юлын багышлаган Илдар Вәлиәхмәтов - авыл хуҗалыгы техникалары буенча һөнәри белгечлек алганнан соң төрле баскычлар үтеп, бүген баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән, үз эшен яхшы белүче кеше. 

4. 40 ел халык мәнфәгате сагында
Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров бер җирлектә 40 ел хезмәт куя.

5. Покрау пирогы ашасаң, егәрең арта...
Кабан-Бастрык авылыннан Клавдия Максимова әни-әбисеннән күреп-өйрәнеп үскән гореф-гадәтләрне хәзер оныкларына тапшыра. Покрау бәйрәменә Клавдия Алексеевна оныгы Ирина белән төрле эчлекләрдән пироглар пешерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев