2024 елда Вконтактеда “Зәй офыклары” төркемендә иң күп укылган язмалар
Без ел дәвамында Вконтактеда “Зәй офыклары” төркемендә укучыларыбызны район-шәһәрдәге яңалыклар, үрнәк гаиләләр, игелекле гамәлләр, махсус хәрби операция зонасына ярдәм, кызыклы шәхесләр, матур җырлар белән видеолар һәм башкалар белән таныштырып бардык. 2024 елда Вконтактеда “Зәй офыклары” төркемендә иң күп укылган язмаларны билгеләдек.
Беренче урында – “Зәй Сабантуенда абсолют батыр - Радик Сәлахов”.
21 146 мәртәбә каралган, 137 лайк куелган.
Радик Сабантуе батыры булып калганнан соң да бик күп дәрәҗәле ярышларда җиңү яулдаы. БРИКС уеннары чемпионы булды, дүртенче тапкыр Дөнья чемпионы исемен алды. Ел ахырында Радик Сәлахов Олимпия уеннарына кертелмәгән спорт төрендә ир-егетләр арасында иң яхшы спортчы дип билгеләнеп, «Татарстан Республикасының ел спортчысы-2024» премиясе лауреаты исеменә лаек булды.
Икенчедә – “Карманлылар Түбән Чаллыда хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия чарасы уздырды”. 10 226 карау, 83 лайк җыйган.
Зәй районының Карман авылы үзешчәннәре Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында хәйрия чарасы үткәрделәр. Әлеге чарадан кергән акчаны алар махсус операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясау һәм маскировка челтәре үрү өчен кирәкле материаллар алуга тотты. Карманлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшен дәвам итә.
Өченчедә – “Иске Зәйнең “Продвижение” үзидарәсе республикакүләм өмәгә кушылды” - 7 862 карау, 62 лайк.
Иске Зәйнең “Продвижение” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева турында без күп яздык. Ул ел дәвамында актив эшчәнлек алып барып, игелекле гамәлләргә искезәйлеләрне дә тартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев