Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2024 елда Вконтактеда “Зәй офыклары” төркемендә иң күп комментарий җыйган язмалар

Агымдагы ел дәвамында Вконтактеда “Зәй офыклары” төркемендә иң күп комментарий җыйган язмаларны билгеләдек.

Комментарийлар буенча беренче урында – Аксар авылы егете, район эчке эшләр бүлегендә полициянең өлкән участок вәкаләтлесе Ринат Зиннәтовның укытучыларга багышланган җыры. Ринат Мөхлисовичның баянда уйнап җырлавына сокланып 27 комментарий язылган.  Бу видеоязма 205 лайк җыйган, 13 репост ясалган.

Икенче урында – “Аксар кызы  Татарстан чемпионы исемен яулады”  - 24 комментарий, 113 лайк, 13 репост.
Аксар кызы Динә Хөснетдинова 4-5 декабрьдә фигуралы шуу буенча Татарстан чемпионатында беренче урынны алып, Татарстан чемпионы исемен яулады.

Өченче урында – “Зәй кызы Әминә — Гран-при иясе”  һәм “Имәнлебаш авылы егете Жуков медале белән бүләкләнде” – 19шар комментарий язылган.

Казанда узган “Ак калфак” VII Бөтенроссия бәйгесендә татар гимназиясе укучысы Әминә Хөснетдинова Гран-прига лаек булды. 100 лайк куелган.

РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Имәнлебаш авылыннан “Татарин” позывноен йөртүче егет махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм хезмәтенә тугрылыгы өчен югары дәүләт бүләгенә ия булды. 120 лайк, 9 репост.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев