Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2024 ел Россиядә һәм Татарстанда нинди шигарь астында узачак?

Киләсе ел Россиядә — Гаилә, Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак үтү турында карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путин указында.


Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.


Декабрь ахырында елга йомгак ясау тантанасында Зәй муниципаль районында 2024 ел ничек аталачагы рәсми рәвештә игълан ителәчәк. Билгеле булганча, аның берничә варианты каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев