Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2023 елның төп вакыйгалары

Зәй өчен 2023 нче ел берничә вакыйга белән тарихка кереп калачак.


ТР Рәисе катнашында заманча «Дулкын» бассейны ачылды. Ул Зәйнең 370 еллык юбилена республика башлыгы бүләге буларак сафка басты.

Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе капиталь төзекләндерелде. Ул хәзер милли традицияләргә нигезләнеп белем һәм тәрбия бирү үзәгенә әверелде.

Бу елда мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары Леонид Мачтаков, Валентина Лыкова, Анна Моисеева 100 яшьлек юбилейларын билгеләделәр.

Зәйлеләрнең күмәк көче белән махсус хәрби операция зонасына 290 тонна гуманитар ярдәм озатылды.

Яңа шәһәрдә заманча «Яшьләр» паркы сафка басты. Ул Бөтенроссия шәһәр тирәлеген уңайлы итү конкурсында җиңү бәрабәренә мөмкин булды.

Зәй үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте яңартылган бинада эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев