Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2023 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 133 юл объекты ремонтланачак

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, бу максатка 11 миллиард сумнан артык финанслар бүленгән, аларның 4,6 миллиарды – федераль бюджеттан, ә 6,4 миллиарды Татарстан бюджетыннан юнәлдерелә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, төбәк әһәмиятендәге 221,8 километр юл ремонтланачак.
Болар төбәк һәм җирле әһәмияттәге гомуми кулланышта булган юллар: Казан – Шәмәрдән, Чаллы – Сарман, Апас – Тәтеш, Базарлы Матак – Мамык һ.б арасындагы юл участоклары.

Чаллы агломерациясендә 22,8 километр юлларда ремонт ясалачак. Шул исәптән: Вахитов проспекты буенча (Сөембикә проспектыннан Машина төзүчеләр урамына кадәр) – 2,6 километр һәм Хәсән Туфан проспекты буенча (Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр) 1,5 километр участокта. 

Шулай ук подрядчы оешмалар Зәй районында «Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлының 62,6 километрдан алып 65,5 километрына кадәр участогын ремонтлаячак. Сарман районында «Чаллы – Сарман» юлының 29,8 километрдан 30,9 километрга һәм 39,3 километрдан 42,3 километрга кадәр, «Чаллы – Сарман» юлының Тукай районы Теләнче-Тамак авылы янында 0дән 5,1 километрга кадәр участоклары төзекләндереләчәк.

Юллар салудан тыш, быел Татарстанда 2 мең метрдан артык озынлыктагы 31 күпер кулланышка тапшырылачак. Болар, мәсәлән, Әлмәт районында – Дала Зәе елгасы, Чирмешән районында – Олы Чирмешән елгасы, Балык Бистәсе районында Кече Шомбыт елгасы аша уза торган күперләр.

Илкүләм проект буенча интеллектуаль транспорт системаларын кулланышка кертү дә дәвам итәчәк. Бу юлы федераль бюджеттан әлеге программага 224,3 миллион сум бүленгән. Алар «Татарстанның транспорт системасы белән идарә итү бердәм платформасы» өчен җиһазлар һәм мәгълүмат иминлеген тәэмин итү чараларын сатып алуга, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын үстерүгә тотылачак.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев