Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2023 ел – Кара Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

Киләсе яңа 2023 елны Кара Су Куян (Песи) елы диләр. Аның стихиясе – су.

Куян елы нинди булыр? Бу нисбәттән астрологларның да үз карашлары бар. Алар фикеренчә, йомшак, назлы куян бернинди начарлыклар да алып килә алмый. Ел тотрыклы булыр, диелә. Тормышыгызны баштанаяк үзгәртерлек вакыйгалар көтмәгез бу елдан. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, чама хисен онытмавыгыз хәерле. 2023 ел яңа белемнәр, сәяхәтләр өчен яхшы булачак. Йорт, фатир мәсьәләләрен дә хәл итү өчен – Куян елы җайлы вакыт.

Киләсе ел гаилә бәхете, игелек һәм тыныч, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыралар. Бу елда туган-тумачалар, гаилә әгъзалары белән ызгыш-талашлар булмаска тиеш. Һәр кешенең игътибары гаиләсенә, сөйгән ярына юнәлгән булса, бик яхшы.

Парсызлар ярларын табар, яратышып йөрүчеләр гаилә корыр, ә инде өйләнешкән яшь гаиләләр ишәер, ди йолдызлар белгечләре. Гаиләгезгә бәхет килсен өчен, йортыгызга куян фигурасын алып куярга киңәш итүче танышларыгыз да бардыр әле.

Узып баручы Юлбарыс елын гаилә, туганнар белән каршылау киңәш ителгән булса, киләчәк Яңа ел төнендә дә алардан аерылмагыз. Бу – йорт җанлы ел хуҗасының да күңеленә хуш киләчәк.

Куян елы нәрсәләр вәгъдә итә?
Куян елында туучыларны (1963, 1975, 1987, 1999, 2011) карьера һәм шәхси тормышта зур уңыш көтә. Ел төрле романтик очрашулар, сәфәрләргә бай булачак.
Дуңгыз елында туучылар (1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019) өчен Юлбарыс елы җиңел булмады. Ә кара Куян елы аларның барлык хыялларын да чынга ашырачак.
Юлбарыс еландагыларны (1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022) яңа мөмкинлекләр, ачышлар көтә. Иң мөһиме, уңышны кулдан ычкындырмас өчен, бернәрсә дә эшләми утырмагыз, ди йолдызлар.
Елан елында (1965, 1977, 1989, 2001, 2013) туганнарга бу ел бик җиңел булмас. Әйләнә-тирәдәгеләр белән конфликтка кермичә яшәргә өйрәнергә кирәк булачак. Шул чакта барысы да җайланыр.
Әтәч елында (1969, 1981, 1993, 2005, 2017) туган, эмоциональ, хискә бирелә торган кешеләргә тыныч булып калырга тырышырга кирәк. Узган еллардагы борчу, проблемалар уңай чишеләчәк, шулай да ел ахыры гына җиңеллек алып килер.
Аҗдаһа (1964, 1976, 1988, 2000, 2012). Астрологлар әйтүенчә, 2023 ел Аҗдаһа билгесе астында туучылар өчен җиңел булмаячак. Куян аларны сынарга җыена.
Күсе елында (1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020) туган кешеләргә максатларына ирешер өчен бу елда бик күп эшләргә туры килер. Күсе елында туучылар барлык сынауларны да уңышлы узып, һөнәри үсеш юлыннан китәчәк. Үз ниятләрегез турында чит кешеләргә күп сөйләргә кирәкми икәнен онытмагыз.
Маймыл (1968, 1980, 1992, 2004, 2016). Бу хайван билгесе астында туучылар өчен уңышлы чор башлана. Финанс ягыннан бу вакыт тотрыклы булачак, карьера үсеше дә күзәтелә. Тормышның барлык өлкәләрендә дә алга китеш булачак.
Ат елында (1966, 1978, 1990, 2002, 2014) туучылар артык тырышмасалар да, үзләренең кем икәнлекләрен күрсәтә алачаклар. Вакытны гына ашыктырмагыз, югыйсә проблемаларга да тап булуыгыз бар, дип кисәтә йолдызлар белгече.
Кәҗә (1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015). Сезгә ярдәм итүчеләр табылачак. Барысы да сез уйлаганча барачак. Куян елы моның өчен иң яхшы вакыт.
Үгез елында (1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021) туучыларга үз эшләрен ачып җибәрү, яңа проектлар булдыру өчен кулай вакыт. Аларның акча ягы яхшырачак. Тик бөтен эшкә дә берьюлы тотынырга кирәкми.
Эт (1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018). Йолдызлар бу елдагыларга гаилә корырга, бала табарга тәкъдим итә. Алдагы елларда тырышып эшләүнең нәтиҗәсен нәкъ менә Куян елында татып булачак, ди йолдызлар.
“Интертат”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев