Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2022 елның район тарихына кереп калган төп вакыйгалары

2022 ел Зәйгә 370 ел тулу белән истәлекле булды. Шул уңайдан районда күп төрле мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары оештырылды. Шәһәр урамнарында топиар фигуралар барлыкка килде.

Районда экологияне кайгырту –көнүзәк темаларның берсе. Бу елда “Техно” заводына газ чистарту җиһазлары урнаштырылды.

Шәһәрдә 24 фатирлы яңа йорт кулланылышка тапшырылды. Эчке эшләр бүлеге бинасы капиталь төзекләндерүдән соң ачылды.

Агымдагы елның 24 февралендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән махсус хәрби операция һәм 21 сентябрьдән башланган өлешчә мобилизация кысаларында Зәй ир-егетләре ил иминлеге сагына күпләп басты, бу максатка гуманитар ярдәм җыюга район халкы бердәм кушылды.

Зәебезнең “йөзек кашы” булган балалар музыка мәктәбе – 60, “Энергетик” Мәдәният сарае 55 еллыгын билгеләп үтте.

Зәй шәһәре үзәгендә боз сарае янәшәсендә иҗтимагый киңлекләр илкүләм программасы нигезендә “Яшьләр” паркы төзү эшләре старт алды.

“Имин юллар” илкүләм проектын нигезендә шәһәр аша узучы Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының бер өлеше булган Нариманов урамы юлын заманча төзекләндерү тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев