19 май – Татарстан Матбугаты көне
Татарстан матбугаты көне - республикада газета-журналлар нәшер итүдә эшләүче төрле профессия кешеләренең - журналистларның, полиграфия хезмәткәрләренең, шулай ук вакытлы матбугатны таратуда хезмәт куючыларның уртак бәйрәме ул....
19 майда Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтү турындагы карар 1998 елның 24 июнендә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде. 19 майны татар матбугатының чишмә башы дип атарга була. 1905 елда нәкъ менә шул көнне Санкт-Петербург шәһәрендә татар телендәге "Нур" газетасының беренче саны дөнья күрә.
Бүген без төрле елларда район газетасы редакциясендә һәм типографиясендә эшләгән коллегаларыбызны, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйбыз. Аларга куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, бәхетле имин тормыш телибез.
Билгеле, газетаны аны укучыларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Матбугат көне - безнең тугрылыклы әбүнәчеләребез бәйрәме дә. Газетабызга язылып торуыгыз, аның һәр санын көтеп алып, кызыксынып укып баруыгыз, хатларыгыз, кызыклы мәкаләләрегез белән газета эшчәнлегендә катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә хөрмәтле дусларыбыз. Һәм шулай ук газетага язылуны оештыручы һәм аны халыкка таратучы почта хезмәткәрләренә дә бик рәхмәтлебез. Бу бердәмлек озак еллар дәвам итсен иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев