18 март – Кырымның Россиягә кушылган көне
Бүген илебездә Кырымның Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. 2014 елда нәкъ менә шушы көндә Кырым рәсми төстә Россия Федерациясе составына керде.
2014 елның февралендә илдә “власть” алышынып, хакимияткә фашистик идеология тарафдарлары ыргыла башлагач, март башында Кырым автономияле республикасының бәйсезлеге турында декларация кабул ителде. Ә инде 16 мартта Кырымның статусы турында гомумреспублика референдумы үткәрелеп, Югары Совет аны бәйсез дәүләт – Кырым Республикасы буларак игълан итте. Шуннан соң әлеге бәйсез дәүләт, үзен һәм Севастополь шәһәрен яңа субъект сыйфатында кабул итү тәкъдиме белән, Россия Федерациясенә мөрәҗәгать итте. 18 мартта Мәскәүдә шул хакта тиешле килешүгә кул куелды.
Быел әлеге мөһим вакыйгага 12 ел тулды.
Бүген әлеге уңайдан Зәй районында, мәктәпләрдә төрле тематик чаралар үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев