Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

122 Бердәм хезмәткә елына 60 миллионга якын шалтырату килгән

2020 елда РФ Президенты йөкләмәсе буенча эшләтеп җибәрелгән 122 Бердәм хезмәткә 107 миллионнан артык шалтырату килгән, шуларның 59 миллионы быел, дип хәбәр итте хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Бу хакта «Аңлатабыз.рф» порталында әйтелә.
«Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча өлешчә мобилизацияләнә башлаганнан бирле кыска вакыт эчендә гражданнарга үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча 122 колл-үзәкләре һәм "Аңлатабыз.рф" ресурслары аша хәбәр итү оештырылды.  122 кайнар линия бу чорда якынча 2 млн шалтырату эшкәртте», – дип билгеләде Дмитрий Чернышенко.
122 хезмәтнең шалтырату үзәкләренә иң еш очрый торган сорауларга 735 җавап җибәрелде. Дәүләт хезмәтләре порталында өлешчә мобилизацияләү мәсьәләләре буенча шикаятьләр кабул итү, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм чаралары, ирекле ярдәмчеләргә язылу эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев